Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды

2020 елның 14 июле, сишәмбе, 16:29

30 ел эчендә Татарстан  РФ Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы сыйфатында 111 федераль закон проекты кертте. Бу хакта утырышта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр итте.

Депутат сүзләренә караганда, 1990 елдан Татарстанның 13 закон чыгару инициативасы федераль законга әверелде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республика парламенты инициативасы белән әзерләнгән берничә федераль закон проекты каралуның төрле стадияләрендә тора.

Александр Чубаров шулай ук республика законнары иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә кагылуын искәртте. «Татарстан бик тиз үсә торган төбәк булганга күрә, бу республика законнарының төп юнәлешләрен даими үстерүне таләп итә һәм бу өлкәдә республика парламентының җаваплылыгын арттыра», - диде ул.

Комитет утырышында депутатлар ТР законнары торышы турындагы докладны хуплады. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм республикада, совет чорын да кертеп (1920-1990 еллар), шулай ук парламентның 1990 елдан алып хәзерге вакытка кадәр закон чыгару эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматлар туплаган.

Комитет әгъзалары «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат сыйфатында күрсәтүне хуплады. «Дәүләт Советы каравына «Гражданлык инициативаларына ярдәм күрсәтү үзәге» төбәк иҗтимагый фондыннан «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслау үтенече белән материаллар килде», - дип белдерде парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International