Юрий Камалтынов журналистларга 2020 елның беренче яртыеллыгында "Бердәм Россия" фракциясенең эше турында сөйләде

2020 елның 15 июле, чәршәмбе, 13:31

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыновның матбугат конференциясе узды. Ул журналистларга узган яртыеллыкта фракция эшчәнлеге турында мәгълүмат трештерде һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында "Бердәм Россия" фракциясенең эше турында сөйләгәндә, Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, бу вакыт эчендә, катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, фракция җыелышының 2 утырышы һәм аның Президиумының 2 утырышы уздырылган, анда 12 мәсьәлә каралган.

Пандемия таралу куркынычын саклап калуга карамастан, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кызлар берләшмәсе актив эшләгән, "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел..." социаль-гуманитар проектын башлап җибәргән, авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен "кайнар линия" оештырган, күчмә утырышлар һәм очрашулар үткәргән.

Даими нигездә эшләүче депутатлар сәламәтлек саклау учреждениеләре ихтыяҗлары өчен медицина персоналын яклау өчен махсус чаралар сатып алуга, шулай ук аз керемле гаиләләрдән балаларны читтән торып укытуның техник чаралары белән тәэмин итүгә 400 мең сумнан артык күләмдә әгъза взносларын тапшырганнар. Республикада медикларга ярдәмгә 1,5 миллион сумга якын акча җыелган.

"Рәхмәт, доктор" хәйрия акциясе кысаларында фракция депутатлары үзләренең бер көнлек хезмәт хакын "Созидание" хәйрия фондына күчергәннәр, кайбер депутатлар социаль учреждениеләргә, авыр тормыш хәлендә калган конкрет гаиләләргә һәм гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәткәннәр.

Юрий Камалтынов әйтүенчә, безнең республика начар эпидемиологик вәзгыять чорында аеруча халыкның зәгыйфь катламнарына ярдәм итәргә мөмкинлек бирүче #МыВместе федераль проектын гамәлгә ашыруга актив кушылган. Республикада волонтерлык хәрәкәтенә барлыгы 5535 кеше җәлеп ителгән.

“Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә волонтерларның гомуми саны 815 кеше тәшкил иткән, шул исәптән 229 волонтер-медик. Аларның тырышлыгы белән 11 меңгә якын мөрәҗәгать үтәлгән.

"Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе сүзләренә караганда, пандемия белән бәйле рәвештә гражданнарны шәхси кабул итүне вакытлыча туктатып тору турында карар кабул ителгән. Әмма депутатлар сайлаучылар белән элемтәне скайп буенча тематик "кайнар линияләр", "турыдан-туры элемтә"ләрдә катнашу юлы белән дәвам иткән. Шулай ук, фракция әгъзаларына мөрәҗәгать иткәндә, гражданнар интернет-кабул итү, электрон почта һәм традицион почта белән актив файдаланганнар. "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә фракция әгъзалары тарафыннан 723 кеше кабул ителгән.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе барышында сайлаучылардан 8 337 наказ килгән. Депутатлар корпусының башкарма хакимият органнары белән килешеп эшләве нәтиҗәсендә хәзерге вакытта аларның мең ярымнан артыгы хәл ителгән инде.

Якын айларда "Бердәм Россия" фракциясенең төп бурычларының берсе дип ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары республика Президентын һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатларны сайлауларны үткәрүдә ярдәм итүне атады. "7,7 меңнән артык депутат сайланачак, без аларга "Бердәм Россия" партиясеннән якынча 6,5 мең кандидат тәкъдим иттек", - диде Юрий Камалтынов. Ул 13 сентябрьдә тавыш бирү йомгаклары буенча муниципаль советларда бердәмроссиялеләрнең вәкиллеге нык үзгәрмәячәгенә ышаныч белдерде.

Аннары "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе журналистларның сорауларына җавап бирде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International