Парламентчылар сукбай хайваннар өчен дәүләт-хосусый партнерлык шартларында приютлар булдыруны хуплый

2020 елның 15 июле, чәршәмбе, 16:49

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарга кагылышлы законнарны үтәү барышы каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет рәисе Азат Хамаев, фикер алышу алдыннан, 2018 елда кабул ителгән «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» федераль закон муниципаль берәмлекләр эшенә, хуҗасыз хайваннарны приютларда тотуга һәм башка төр хезмәт күрсәтүләргә шактый төзәтмәләр кертте, дип билгеләп үтте.

Бу закон белән сукбай хайваннарны үтерүне тыя торган гуманлылык принцибы кертелде, аларны стерилизацияләргә, вакцинацияләргә һәм аннары тамга салып кабат урамга кайтарырга мөмкин. Әгәр  җитди сәбәпләр – дәваланмый торган авырулар, җәрәхәтләр, хайванның югары агрессиясе –  булмаса приютлардагы терлекләрне дә  үтерергә ярамый.

Быелның февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казан өчен сукбай хайваннары санының норматив билгеләде. Йортсыз хайваннар нормасы һәр муниципалитет өчен субвенцияләр бүлеп бирү өчен нигез булып тора.

Сукбай хайваннарны тоту, дәвалау-профилактика чараларына, шулай ук приютларда терлекләрне тоту һәм башка максатларга 2020 елда 56,5 миллион сум тирәсе бүлеп бирелгән.

Субвенцияләр приютларда терлекләрне тотуга да бирелә, әмма приютлар төзүгә алар исәпләнмәгән.

Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, республикада хайваннар өчен федераль закон таләпләренә туры килә торган бер генә приют та юк. Терлекләрне вакытлыча тоту өчен 9 пункт бар, әмма аларның  юридик статуслары юк.

Комитет рәисе искә төшергәнчә, республика законнары нигезендә республиканың барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округларына хуҗасыз хайваннар белән эш итү буенча дәүләт вәкаләтләре бирелгән. Әлеге вәкаләтләрнең үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе алып бара.

Идарә начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ел башыннан республикада 3 меңнән артык хуҗасыз эт тотылуы турында хәбәр итте. Ә узган елда - 20 меңнән артык.

Чыгыш ясаучы әйтүенә караганда, карала торган ситуацияне гамәлгә ашыруда төп мәсьәлә - махсус приютлар булмау.

«Закон үтәлешен тәэмин итү өчен һәр муниципаль берәмлектә махсус приютлар челтәрен булдыру зарур. Дәүләт-хосусый партнерлык шартларында приютлар булдыру проблеманы хәл итүнең мөмкин булган вариантларының берсе», - дип билгеләп үтте Габделхак Мотыйгуллин.

Аның әйтүенчә, әлеге төр партнерлыкны гамәлгә ашырганда туарга мөмкин булган кайбер моментларны җайга салу өчен федераль законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк.

Инде берничә тапкыр комитет утырышларында яңгыраган бу инициативаны Азат Хамаев та хуплады һәм бу мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашыру кирәклеген әйтте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле Нәзирә Галимҗанова хәбәр иткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгатьләр саны 2018 ел күрсәткечләреннән аерылмый диярлек. 2020 елның алты аенда эт тешләүдән зыян күрүчеләр саны 5268 очрак тәшкил иткән.

2020 елның беренче яртыеллыгында 12 муниципаль берәмлектә хайваннар арасында котыру авыруының 18 лаборатор расланган очрагы теркәлгән, бу 2019 елның шул ук күрсәткеченнән 1,8 тапкыр югарырак (7 муниципаль берәмлектә 10 очрак).

Терлекләрнең котыру авыруы Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче, Чистай районнарында, Казан шәһәрендә теркәлгән.

Фикер алышу барышында Казан башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ һәм төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин этләрне теркәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Бу фикерне  «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков та хуплады.

Комитет әгъзалары берничә рекомендация белән карар кабул итте.

Утырышта шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының 2020 елның беренче яртыеллыгында эше турында хисап, шулай ук Россия төбәкләренең закон проектлары һәм закон чыгару инициативалары каралды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International