КПРФ фракциясе утырышы булды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 10:06

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы булды, анда Дәүләт Советының унберенче утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнде. Фракция әгъзалары шулай ук закон чыгару эше планы һәм җирле дәрәҗәдәге вәкиллекле органнар депутатларын көзге сайлауларга әзерлекнең барышы турында фикер алыштылар.  

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов тәкъдиме буенча депутатлар Дәүләт Советының унберенче утырышы көн тәртибенә кертелгән күпчелек сорауларны хупларга карар кылдылар.

Фракциянең көзге сессиягә закон чыгару эше планы буенча фикер алышканда, депутатлар "сугыш чоры балалары" турындагы закон проекты өстендә эшне дәвам итү һәм урын җитмәү сәбәпле балаларын муниципаль балалар бакчаларына йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән ата-аналарның чыгымнарын өлешчә компенсацияләү турындагы мәсьәләне хәл итү зарурлыгына игътибар юнәлтте.

Фракция әгъзалары җирле үзидарәнең 13 сентябрьгә билгеләнгән вәкиллекле органнары депутатларын сайлауга әзерләнүгә бәйле рәвештә муниципалитетларда эшне активлаштыру турында фикер алыштылар. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов партиянең җирле бүлекчәләре күрсәткән кандидатларның җитәрлек санда булмавын әйтте.

Фракция утырышында Дәүләт Советы депутатлары Артем Прокофьев, Николай Атласов, Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International