Җәмәгать судьялары сайланды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 10:25

Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.

Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров таныштырды.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы биш елга  җәмәгать судьялары итеп  ТР Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогына  Сабирова Ләйсән Камил кызын, ТР Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 13 нче суд участогына Гайнетдинова Раилә Рәфыйк кызын, ТР  Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 14 нче суд участогына  Нуриева Диана Рәсим кызын сайлады.  

Ун елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп ТР  Бөгелмә суд районы буенча 4 нче суд участогына Наумова Алена Васильевна,   ТР Зеленодольск суд районы буенча 6 нчы суд участогына  Гатин Илшат Фоат улы,  ТР Менделеевск суд районы буенча1 нче суд участогына Шәрифьянова Юлия Васильевна һәм ТР Балык Бистәсе суд районы буенча 1 нче суд участогына Галимова Миләүшә Габдулла кызы сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International