Бердәм Россия» фракциясе «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышты

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 09:55

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең җыелышы булды, анда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы, 2020 елның беренче яртыеллыгында фракциянең эш нәтиҗәләре, шулай ук берничә оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышны фракция җитәкчесе, парламент рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

«Безнең ишегалды» программасының ничек тормышка ашырылуы турында куратор Венера Камалова сөйләде. ТР Президенты йөкләмәсе буенча программа барлык этапларда да республика халкы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш.

Бөтен республика буенча биш ел дәвамында 6,7 меңнән артык ишегалды тәртипкә китереләчәк, программаны гамәлгә ашыруга 50 миллиард сум каралган. 2020 елда - бер мең ишегалдына 8 миллиард сум юнәлдерелергә ниятләнә.

"Без ишегалдын халыкның даими яшәү урыны буларак карыйбыз. Әлегә, кызганычка каршы, урыннарда ишегалды культураларын тулы күләмдә күрмибез. Безнең ишегалларын проектлауга комплекслы якын киләсебез килә, анда яшәүчеләр ял вакытларын ишек алларында  үзләренең балалары, якыннары, күршеләре белән аралашып, матур итеп уздырсыннар иде", - дип басым ясады Венера Камалова.

Программаның төп принциплары арасында - җәяүлеләр мәнфәгатьләре, парковка урыннарын тәртипкә китерү, яшелләндерү. Программа кысаларында каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен мәйданчыклар яңартылачак, чүп-чарны аерып җыю өчен махсус бокслар урнаштырылачак.

Депутатлар фикер алышуда актив катнашты. Шулай итеп, Алексей Созинов узган җәйдә республика буенча ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы фикер алышулар нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тупланган халыкның фикерләре исәпкә алынганмы дип кызыксынды.

«Безнең ишегалды» программасы кураторы билгеләп үткәнчә, проектлаучылар халык белән фикер алышу нәтиҗәләре буенча алынган схемаларны максималь рәвештә исәпкә алганнар. Әмма «Безнең ишегалды» программасының төп эшләр исемлегенә кертелмәгән кайбер тәкъдимнәр башка программалар хисабына гамәлгә ашырылырга мөмкин.

Фикер алышуда шулай ук Фоат Вәлиев, Азат Хамаев, Дмитрий Солуянов һәм башкалар катнашты. Депутатлар мәгълүматны игътибарга алды.

Фракция эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Юрий Камалтынов пандемия чорында Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова җитәкчелегендәге  Волонтерлык үзәге эшен югары бәяләде, шулай ук коронавирус аркасында зыян күргән аерым категория гражданнарга зур ярдәм күрсәткән аерым  депутатларны билгеләп үтте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International