Дәүләт Советы Гөлнара Сабировны ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслады

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 10:39

Бүген парламент утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасын раслау турындагы мәсьәлә каралды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, парламент каравына “Гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге” төбәк иҗтимагый фондыннан “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабированы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы  итеп раслауны сорап материаллар кергән.

Аның кандидатурасы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан каралган һәм хупланган.

ТР Дәүләт Советы бертавыштан Гөлнара Сабировны ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп  раслады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International