Дәүләт Советының унберенче утырышы ачылды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 10:10

Бүген сәгать унда  алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы ачылды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР  Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар катнаша.

Президиум көн тәртибенә 30 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде. Беренче укылышта карау өчен а Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты республиканың салым салу һәм еллык бюджетын үзгәртү белән бәйле дүрт закон проектын әзерләгән. Сүз «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» һәм «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында бара, киметелгән салым ставкаларының гамәлдәге чорын озайту  республикада икътисадның чынбарлыктагы секторының төп тармакларына һәм  эшкуарлыкка ярдәм итүгә, шулай ук салым түләүчеләрнең һәм эш урыннарының санын саклауга юнәлдерелгән.  

Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр экологик хокук бозулар өчен түләнә торган штрафлар суммасының 100% ын җирле бюджетларга җибәрүгә бәйле.  «2020 елга һәм 2021 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законына үзгәрешләр 2020 елда дәүләт хезмәткәрләренең вазыйфаи окладларын инфляция дәрәҗәсенә индексацияләүне туктатырга тәкъдим итә.

Тагын дүрт закон проекты Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты тарафыннан беренче укылышта әзерләнгән.

«Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяла-рына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга  кертелгән үзгәрешләргә яраклашу максатыннан эшләнгән.

Федераль законда авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) яшәүче һәм эшләүче педагог хезмәткәрләргә торак урын, җылылык һәм ут яндыру өчен түләү чыгымнарына компенсация бирелү хокукын мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары, мәгариф оешмаларының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм аларның урынбасарларына да бирүне күздә тотучы үзгәрешләр кертелгән. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертү куздә тотыла.

Депутатлар Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге торышы турында доклад һәм Транспорт өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Урта Идел регионара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе мәгълүматын тыңлаячаклар.

Февраль аенда узган утырышта «Инновацион транспорт чаралары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  карары кабул ителгән иде. Бүген депутатлар әлеге мәсьәләгә кабат кайтачаклар.

Документ Россия Федерациясендә интеллектуаль транспорт системаларын алга таба үстерү һәм гамәлгә кертү өчен хокукый нигезләрне формалаштыруга юнәлтелгән, һәм бары тик инновацион транспорт өлкәсендә база принципларын җайга салуның кысалы форматын гына күздә тоткан, аларны закон асты нормаларында конкретлаштыру белән. Әмма Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты проектны карап, аны кабул итү федераль бюджетның өстәмә чыгымнарына китерәчәк, дип фаразлады, шуңа бәйле рәвештә РФ Хөкүмәте бәяләмәсен алу кирәклеге барлыкка килде. Тиешле үзгәрешләр Дәүләт Советы карарына кертү өчен әзерләнгән.

Утырышта катнашучылар игътибарына  2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат та тәкъдим ителәчәк.

Көн тәртибен тикшерү барышында профиль комитет рәисләре Светлана Захарова, Альберт Хәбибуллин, Азат Хамаев, Айрат Зарипов өстәмә  сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы унберенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасын раслау турында.

3. «Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында» һәм «Лаеш муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында» 93-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» 87-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 88-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында        (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 41 статьясына үзгәреш кертү турында» 95-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясына һәм «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 21 һәм 29 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 86-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 19 статьясына үзгәреш кертү хакында» 90-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 94-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 91-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 84-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында социаль партнерлык органнары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»           92-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 96-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. Татарстан Республикасында  муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының  җирле  үзидарә органнарына социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча Татарстан Республикасының аерым  дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 97-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

15. Татарстан Республикасының закон чыгару эшчәнлеге турында доклад.

16. Транспорт өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең Урта Идел регионара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе мәгълүматы.

17. «Инновацион транспорт чаралары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының    2020 елның 20 февралендәге 297-VI ДС номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

18. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

19. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына, Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль законнар проектларын эшләү турында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Хабаровск крае Закон чыгару Думасының мөрәҗәгате хакында.

20.«Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 23 статьясына үзгәреш кертү хакында» 956715-7 номерлы федераль закон проекты турында (товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр каталогын формалаштыру һәм алып бару мәсьәләсе буенча).

 21. «Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 103 статьясына үзгәреш кертү хакында» 962468-7 номерлы федераль закон проекты турында (контрактлар реестрына кертелә торган мәгълүмат өлешендә).

22. «Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Белгород өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

23. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан дару препаратлары үзәкләштерелгән рәвештә сатып алына торган авырулар исемлегенә арка мие мускул әгъзалары атрофиясе авыруын (СМА) кертү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Белгород өлкә Думасының мөрәҗәгате хакында.

24. «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 14 статьясындагы 2 өлешенең 21 пунктында күрсәтелгән, гражданнарны дәвалану өчен дару препаратлары белән тәэмин итү федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла торган авырулар исемлегенә арка мие мускул әгъзалары атрофиясе авыруын кертү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына Орел өлкә Халык депутатлары советы мөрәҗәгате хакында.

25. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга һәм «Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 963678-7 номерлы федераль закон проекты турында (бакалавриат программалары һәм белгечлек программалары буенча укуга ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны билгеләнгән квота чикләрендә кабул итү хокукы өлешендә).

26. Югары белем уку-укыту программалары буенча укуга кабул иткәндә нәтиҗәләре исәпкә алына торган индивидуаль казанышлар исемлеген киңәйтү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры В.Н. Фальковка Карелия Республикасы Закон чыгару Собраниесе мөрәҗәгате турында.

27. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 970757-7 номерлы федераль закон проекты хакында (җирле үзидарә системасына муниципаль берәмлекнең яңа төрен кертүгә бәйле рәвештә  Россия Федерациясе Бюджет кодексының аерым нигезләмәләрен төгәлләштерү турында).

28. «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль законның 49.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы турында.

29.«Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 957544-7 номерлы федераль закон проекты хакында (җәмәгатьчелек фикер алышуларын һәм гавами тыңлаулар үткәрү тәртибен төгәлләштерү турында).

30. «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 954687-7 номерлы федераль закон проекты  хакында (күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә капиталь ремонтта  банкның катнашуын кертү өлешендә).

31.«Россия Федерациясе Урман кодексының 291 һәм 82 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Архангельск өлкә Депутатлар Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

32. 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

33. Төрлесеннән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International