Салым ташламаларын сакларга тәкъдим ителә

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 11:00

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республика икътисадының кайбер тармак предприятиеләренә салым ташламаларын саклауны һәм озайтуны күздә тоткан ике закон проектын карады. Закон проектлары беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

«Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, документ инновация өлкәсенә кече һәм урта бизнесны җәлеп итү максатларында Россия Федерациясе яисә Татарстан Республикасы хөкүмәтләре карарлары нигезендә булдырылган технопарклар (индустриаль парклар), инновацияле-технологик үзәкләр өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча биналарны ташламалы шартларда арендага бирү өлешендә 0,5 процент күләмендәге ташламалы салым ставкасының гамәлдә булуын 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтуга юнәлдерелгән. 2018 елга шушы категория буенча ташламаның суммасы 235 млн сум тәшкил иткән.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин Салым  салуның  гадиләштерелгән системасын  кулланучы  салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте. Закон проекты белән салым салуның 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен ТР территориясендә урнаштырылган дифференциацияләнгән салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтырга тәкъдим ителә.

Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, салым преференцияләре суммасы 2021 елда 1 млрд сумнан артык күләмдә бәяләнә.

Салымның киметелгән ставкаларының гамәлдә булу срогын озайту республикада икътисадның һәм эшкуарлыкның реаль секторының төп тармакларына ярдәм итүгә, шулай ук салым түләүчеләр һәм эш урыннарын саклап калуга юнәлдерелгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International