Авыл мәктәпләре директорлары субцидия ала башлаячак

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 11:03

Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проектын карады, ул федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Документны ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тәкъдим итте. Закон проектында авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) яшәүче һәм эшләүче белем бирү оешмалары җитәкчеләренә, белем бирү оешмалары җитәкчеләре урынбасарларына, белем бирү оешмаларының структур бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм аларның урынбасарларына торак урыннарына, җылылык һәм ут өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү хокукын бирергә тәкъдим ителә. Бүген мәгариф турындагы республика законында мондый хокук фәкать авыл җирлегендә яшәүче укытучы хезмәткәрләр өчен генә күздә тотыла.

Мондый чыгымнарны кайтару күләме, шартлары һәм тәртибе республика бюджетының бюджет ассигнованиеләре хисабына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнәчәк.

"Закон проекты кирәкле килештерү процедураларын узды, авыл мәктәпләрендә эшләүче ике мең җитәкчегә өстәмә социаль ярдәм чаралары бирүгә юнәлдерелгән һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды", – дип белдерде министр үз чыгышында.

Депутатлар закон проектын хуплады, документ беренче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International