Кайбер социаль законнарга үзгәрешләр кертелә

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 12:04

Бүген Дәүләт Советы утырышында Социаль сәясәт комитеты тәкъдиме буенча социаль партнерлык һәм адреслы социаль ярдәм турындагы гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары каралды һәм кабул ителде.

«Татарстан Республикасында социаль партнерлык органнары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын тәкъдим итеп, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова законның Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 3 һәм 5 бүлекләре нигезләмәләренә туры китерү максатында эшләнүен һәм аны редакция ягыннан төгәлләштерелүен билгеләп үтте. Закон проектында закон преамбуласына төзәтмә, шулай ук «Татарстан Республикасында социаль партнерлык органнары турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу комиссияләрен төзүнең гомуми мәсьәләләрен җайга сала торган беренче өлешенә һәм Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы локаль дәрәҗәдә комиссия төзү мәсьәләләрен җайга сала торган бишенче өлешенә үзгәрешләр кертү каралган.

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проектыш шулай ук Светлана Захарова тәкъдим итте. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 6 пункты нигезендә 18 яшькә кадәрге балалы гражданнарга социаль ярдәм чарасы – гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучыларның туклануын тәэмин итү – күрсәтелә. Бу социаль ярдәм чарасының күләме 2020 елда уку чорында бер укучыга көненә 7,7 сумны тәшкил итә.

Закон проекты белән 18 яшькә кадәрге, дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында бары тик төп гомуми һәм урта гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча гына белем алучы, шулай ук дәүләт һәм муниципаль һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы балалары булган гражданнарга шушы социаль ярдәм чарасын саклап калуга юнәлдерелгән үзгәреш кертү тәкъдим ителә.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 37 статьясындагы 2.1 өлеше нигезендә  (2020 елның 1 мартындагы 47-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә) дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча белем алучылар 2020 елның 1 сентябреннән мондый оешмаларның гамәлгә куючылары тарафыннан федераль бюджетның, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының, җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка финанслау чыганаклары исәбеннән көненә кимендә бер тапкыр түләүсез кайнар ашау белән тәэмин ителәчәк, шуңа күрә «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының  8 статьясындагы 6 пунктының гражданнарга башлангыч гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча белем алучыларның туклануын тәэмин итү буенча социаль ярдәм чарасы күрсәтү өлешендәге нигезләмәсен төшереп калдырырга тәкъдим ителә.

«Татарстан Республикасында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» закон проекты «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясындагы 6 пунктында каралган муниципаль мәктәпләрдә 5 - 11 сыйныф укучыларын тукландыруны тәэмин итү буенча социаль ярдәм чараларын финанслау механизмын камилләштерү максатларында эшләнгән. Дәүләт мәгариф оешмаларында укучыларны туендыру, ТР бюджеты белән тәэмин ителгән суммада элеккечә үк турыдан-туры ТР бюджетыннан гамәлгә ашырылачак.

Барлык өч закон проекты да Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International