Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең мәгълүматы тыңланды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе, 14:55

Дәүләт Советы депутатлары Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе мәгълүматын тыңладылар, аны идарә башлыгы - ТР буенча дәүләт автодорнадзорының баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов тәкъдим итте.

Докладчы әйтүенчә, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Урта Идел төбәкара идарәсе эшчәнлеге өлкәсенә Татарстан Республикасы, Чуваш Республикасы, Самара һәм Ульяновск өлкәләре керә. Транспорт өлкәсендә хезмәттәшлек Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе белән килешү нигезендә гамәлгә ашырыла. 2019 елда күзәтчелек субъектлары саны пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче 4824 лицензиат тәшкил иткән. Узган елдан башлап пассажир ташу лицензияләнергә тиеш. Йөк ташулар белән бизнесның 3721 субъекты шөгыльләнә. Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә 246 тикшерү уздырылган, алар барышында 519 хокук бозу ачыкланган, 361 күрсәтмә бирелгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ белән берлектә Татарстан территориясендә пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы транспорт чаралары тикшерелгән. 563 транспорт чарасы тикшерелгән, 532 тәртип бозу ачыкланган. 2019 елда ЮХИДИ органнарыннан мәҗбүри таләпләрне бозу фактлары турында 523 хәбәр килгән. Төп хокук бозулар хезмәт һәм ял режимына (36%) кагыла, пассажир ташучылар тарафыннан сәламәтлеккә зыян китергән өчен гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү буенча федераль закон таләпләрен үтәмәү (25%), лицензиясез эшчәнлек алып бару (17%), маршрут картасы булмау (6%), транспорт чараларының техник торышына рейс алды контроле булмау (5%) һәм йөртүчеләрнең медицина тикшерүе булмау (6%). Хокук бозуларның төп өлеше Казан шәһәренә (49%) һәм Яр Чаллыга (17%) туры килә. Административ җаваплылыкка 269 вазыйфаи зат, 291 юридик зат, 230 эшмәкәр һәм 1267 физик зат җәлеп ителгән.

Идарә 24 млн сумга якын штраф салган.

Борис Смирнов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, законнар камил булмау аркасында, законсыз пассажир ташу белән шөгыльләнүчеләр регуляр маршрутларны алмаштыручы хезмәт базары оештырганнар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында легаль булмаган ташучыларга каршы тору максатларында эшче комиссия төзелгән, ул санкцияләнмәгән пассажирларны җибәрү урыннарын бетерү турында карар кабул иткән.

Төп юнәлешләрдә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче транспорт чараларын тикшерү хезмәт һәм ял режимын бозуларның, пассажирларны йөртү кагыйдәләренең, автобуслардан файдалану тәртибенең һәм багаж ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренең үтәлмәвен ачыкланган.

Контроль рейдлар нәтиҗәләре буенча 74 физик, 11 юридик зат һәм 10 эшмәкәргә карата 97 административ эш кузгатылган.

Дәүләт юл күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт инспекторы шулай ук пассажирлар йөртү өлкәсендә хокук бозуларга каршы тору чаралары турында сөйләде һәм республика парламенты депутатларына законнарны камилләштерү эшендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Күрсәтелгән мәгълүматны шәрехләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров ташучылар белән эш итү комиссиясенең заказлы ташулар өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча комплекслы эше турында хәбәр итте. "Без пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче эшкуарларга ярдәм итәчәкбез, әмма алар тарафыннан пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында законлы таләпләрне үтәүне таләп итәчәкбез", - дип билгеләде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка Россия субъектлары белән чагыштырганда, Татарстанда пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру буенча хокук бозуларның саны белән кызыксынган хәлдә, дәүләт юл күзәтчелеге идарәсенең хезмәтнең хокукый нигезләрен тәртипкә салуга һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән тырышлыгын хуплады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International