Депутатлар – Нурлатта

2020 елның 17 июле, җомга, 12:31

15 июльдә Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Шамил Яһудин һәм Николай Нефедов Нурлат районы Советы утырышында катнашты. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелде.

Утырышта «Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасы турында» Декретка кул куюның 100 еллыгына багышланган доклад белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова чыгыш ясады. Ул республика үсешенең мөһим этаплары турында сөйләде, алар хәзерге Татарстанның динамик үсешенә нигез булды.

Утырышта катнашучылар районда капиталь ремонт һәм төзелеш буенча республика программаларын гамәлгә ашыру барышы, балаларның, яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру һәм башка кайбер оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыштан соң Людмила Рыбакова «Безнең ишегалды» президент республика программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Депутат белән әңгәмә барышында Пионерская урамындагы халык аңа үз теләкләрен җиткерде. Ишегалдын 2021 елда төзекләндерү планлаштырыла. Фикер алышуда шулай ук район башкарма комитеты вәкилләре һәм идарәче компания хезмәткәрләре катнашты.

Парламентарий шулай ук районның сәламәтлек саклау торышы белән танышты, онлайн кабул итү вакытында пациентлары депутатка мөрәҗәгать иткән районара гемодиализ үзәгендә булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International