Фәрит Мөхәммәтшин: "Әлмәтлеләрнең Татарстан үсешенә керткән өлешләре шактый зур"

2020 елның 12 августы, чәршәмбе, 17:00

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерүне бәяләде. Ул халыктан башкарылган эшләрдән ни дәрәҗәдә канәгать булулары һәм үз шәһәренең кыяфәтендә нәрсәне үзгәртергә теләүләре белән кызыксынды.

Совет урамындагы 125нче номерлы йортта яшәүчеләр озак вакытлар үз ишегалды территориясен төзекләндерүне көттеләр. Хәзер аларның ишегалдында тротуарлар барлыкка килде, юл ремонтланды, резин өслекле спорт мәйданчыгы җиһазландырылды, автомобильләр өчен парковка төзекләндерелде.

«Иң мөһиме — кешеләр, ишегалды халкы битараф калмый. Ә без бергәләп, үзебез яшәгән ишегалларыбыз, территорияләребез республиканың барлык районнарында да яхшырсын өчен, барысын да эшләячәкбез», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләр белән аралашканда.

Агымдагы елда Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, аларда 140 күп фатирлы йорт урнашкан. Биш ел эчендә районда 6775 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла, шуларның 1017се —Әлмәттә.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы узган ел Татарстан «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән эшләнгән һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. 

Бөтен кыенлыкларга да карамастан, Татарстан йөз еллыгын Россия төбәкләре арасында ышанычлы лидерлар рәтендә каршы ала.

«Иң мөһиме — кешеләр үз районының, шәһәренең 100 еллык тарихында, территорияләрендә аларның өлеше, җәмгыять тормышында роле игътибарсыз калмаганлыгын сизә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Районның төп байлыгы — республикада һәм Россиядә, шулай ук аннан читтә танылган кешеләр, үз эшләренең осталары», — дип өстәде Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногманов.

«Әлмәт районы зур тарихның бер өлеше булуы белән горурланабыз, әлмәтлеләрнең һәр буыны Татарстанның чәчәк атуына һәм үсешенә лаеклы өлеш кертә», — диде ул.

Тимур Ногманов «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә, ветераннарга һәм барлык әлмәтлеләргә туган районы һәм тулаем республика үсешенә зур өлеш керткән барлык әлмәтлеләргә рәхмәт белдерде.

Әлмәт районы һәм шәһәр советы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Мондый сессияләр Татарстанның төрле районнарында уза. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннарын чакырыла. Республика юбилеена муниципалитетларда архивлар актуальләшә, мемориаль такталар яңартыла, күренекле эшлеклеләр җирләнгән урыннар төзекләндерелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International