Марат Әхмәтов: "Туган телне саклау өчен җитәкченең шәхси үрнәге гаять мөһим"

2020 елның 12 августы, чәршәмбе, 17:13

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмтов Арча муниципаль районында булды. Райн мәдәният йортында ул республиканың унбер районы башлыгы, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре җитәкчеләре катнашында зона киңәшмәсе уздырды.

Киңәшмәне ачканда, Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның  татар халкының һәм татар теленең киләчәгенә багышланган программ мәкаләсен искә төшерде. "Мәкалә Президентның сайлау алды программасы түгел, ул республика җитәкчелегенең татар халкы язмышы һәм телебезнең киләчәге турында тирән борчылуын күрсәтә, - диде ул. - Президент көп гасырлык бай тарихка, үзенчәлекле мәдәниятка, гореф-гадәтләргә ия булган татар халкының, республикабызның киләчәктә яшәү, алга бару юлларын күрсәтте. Чынлап та, соңгы утыз ел дәверендә туган телебезне үстерү өлкәсендә без бик күп югалтуларга дучар булдык. Кызганычка каршы, хакимият органнары да, җәмәгатьчелек тә читтән карап торучылар ролендә калдылар. Ләкин безнең яктан да татар телен өйрәнү һәм укыту методикасын какмилләштерү сорауларына игътибар да, җәваплы караш та җитмәде, ә кешеләрдә туган телне белүгә ихтыяҗ бик нык кимеде".

Район башлыкларына, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе муниципаль һәм җирле хакимиятнең әлеге эшкә актив кушылуына, милли мәгариф, мәдәният һәм милли традицияләргә карата карашларын үзгәртүенә өмет белдерде. "Утыз кешедән торган комиссия генә югалтуларыбызны кайтара алмаячак, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Дәүләт хакимияте, муниципаль һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең, бөтен җәмгыятьнең бердәм максатчан эшләве кирәк. Халык традицияләрен һәм телебезне саклап калу өчен иң нык терәк ул - авыл. Нәкъ менә татар авылында, татар гаиләсендә татар милләтенең киләчәге тәрбияләнә. Белгәнемчә, сез үз районнарыгызда яшәүчеләр арасында зур абруйга ия. Кешеләр белән аралашканда, җыелышларда, очрашуларда чыгыш ясаганда туган телдә ешрак сөйләшү абруегызны тагы да арттырачак. Бу республика җитәкчеләреннән алып җирле үзидарә башлыкларына кадәр барыбызга да кагыла. Чөнки туган телне популярлаштыру өчен шәхси үрнәк әйтеп бетергесез мөһим. Кайбер муниципаль район башлыкларының социаль челтәрләрдәге аккаунтларын татарча алып баруларын беләм. Кешеләрдә бу хәл ихтирам уята бит. Без көчле, белемле халык. Һәрберебез татарча да, русча да камил дәрәҗәдә белергә тиеш".

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, татар телен саклау һәм үстерү сорауларына багышланган киңәшмәләр тагын берничә районда булачак. Аның беренчесе 11 августта Минзәләдә булып узды. Әлеге очрашуларның нәтиҗәләре буенча татар теленең республика һәм районнарның көндәлек, иҗтимагый һәм эшлекле тормышында ролен һәм куллану даирәсен киңәйтү планы төзеләчәк. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында татар телендә белем бирү һәм татар телен өйрәнү, мәдәният учреждениеләрендә тәрбия чаралары, районнарның медиа кырында татарча газета-журналлар һәм реклама күләме исәпкә алыначак.

Киңәшмәдә Дәүләт Советы депутатлары, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек кеомитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, Арча, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче һәм Яшел Үзән районнары башлыклары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International