СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2026 ел
Бүген республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасында «Авторетроклуб-21» әгъзаларының 2025 елда оешма эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышы узды. Утырышны Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, социаль объектларда булды һәм хәйрия концертларында, форумнарда катнашты.
17
апрель, 2026 ел
Бүген Казанда күренекле татар шагыйре, публицисты, милли әдәбият классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Туган тел» Бөтендөнья форумының пленар утырышы узды. Чарага Россия Федерациясенең 29 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 800дән артык катнашучы җыелды. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары мөгаллимнәре бар иде. Форумда катнашучыларны республика Рәисе, Татарстан Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
17
апрель, 2026 ел
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Йошкар-Олада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар агросәнәгать комплексын үстерү һәм округ төбәкләренең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш утырышта сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү турында да сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ