Марат Әхмәтов Апаста татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2020 елның 18 августы, сишәмбе, 15:46

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республика районнары башлыкларына туган телне белүне камилләштерергә кушты. Шул турыда ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Апас районында узган киңәшмәдә белдерде.

«Без үзебезне көчле халык дип әйтсәк, без туган телебезне югары дәрәҗәдә белергә тиеш, шуңа күрә тел байлыгын арттыру юнәлешендә даими эшләргә кирәк», — диде Әхмәтов.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар теленә һәм балаларны туган телдә укытуга игътибарны арттыру, татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу бурычын куйды.

«Сер түгел, хәзерге вакытта республикада яшәүче татарларның яртысыннан артыгы туган телдә аралашмый. Моңа объектив һәм субъектив сәбәпләр күп. Шуларның берсе — БДИны рус телендә генә тапшыру. Күп очракта ата-аналарның балаларын татар мәктәпләренә һәм классларына бирергә теләмәве шуның белән бәйле. Әмма бу абсолют каршылык түгел. Шулай икәнен Кукмара районының гадәти татар мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов тагын бер кат раслады, ул рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырды», — диде комиссия рәисе.

Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә «мәктәп җитәкчеләре, укытучылар һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләре ягыннан ата-аналар берләшмәсе белән тыгызрак хезмәттәшлек итү» җитми.

Марат Әхмәтов, муниципаль һәм җирле хакимият органнары җитәкчеләре, әлеге структура хезмәткәрләре татар телен тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә актив кертү өчен үз авторитетларыннан файдаланырга тиеш, дип саный.

«Рухи үсеш, гореф-гадәтләр, тел мәсьәләләре икенче планда калырга тиеш түгел. Зур шәһәрләрдә бу мәсьәлә катлаулырак хәл ителәчәк дип танырга кирәк. Әмма безне халыкның күпчелеге татарлар булган авыл районнарындагы хәл борчый. Кызганыч, татар мәктәбе булмаган район үзәкләре бар, ә нәкъ менә авыл — халыкның милли үсешенең нигезе», - диде ул.

Киңәшмәдә Татарстанның Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары башлыклары катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International