«Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую өчен кандидатура килештерү тәртибе турында» законын үз көчен югалтты дип танылды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе, 11:16

Бүгенге утырышта депутатлар «Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую өчен кандидатура килештерү тәртибе турында» законны үз көчен югалтты дип таныдылар. Бу уңайдан закон проекты республика законнарын федераль кануннарга туры китерү максатларында республика Прокуратурасы тарафыннан кертелде.

«Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую өчен кандидатураны килештерү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында» ТР законы проекты белән депутатларны Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков таныштырды. Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 3 июлендәге 445 номерлы Указы нигезендә, 2020 елның 4 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында «Ачык хакимитне оештыру һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» 2020 елның 14 мартындагы 1-ФКЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 1 статьясында каралган төзәтмәләр үз көченә керде.

Әлеге төзәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе Конституциясенең 129 статьясының Россия Федерациясе субъектлары прокурорларын вазыйфага билгеләү тәртибен билгели торган 4 өлеше яңа редакциядә бәян ителгән, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектлары прокурорлары, Россия Федерациясе субъектлары прокурорларына тиңләштерелгән хәрби һәм башка махсуслаштырылган прокуратуралар прокурорлары вазыйфага Федерация Советы белән консультацияләрдән соң Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнәләр һәм азат ителәләр.

Шул ук вакытта Россия Федерациясе Генераль прокурорының Россия Федерациясенең тиешле субъектлары прокурорлары вазыйфасына билгеләп кую турындагы карарын Россия Федерациясе субъектлары белән килештерү зарурлыгы турындагы норма үз көчен югалткан.

Дәүләт Советының профильле комитеты карарын Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров җиткерде.

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына билгеләп кую өчен кандидатураны килештерү тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында» закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International