Җирле үзидарә органнарына участок полициясенә аның эше чорына торак бирү хокукы бирелә

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе, 11:55

Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» ТР законына үзгәрешләр кертте. Аның нигезендә җирле үзидарә органнары участок полиция хезмәткәрләренә күрсәтелгән вазыйфада эшләү чорына торак урыны бирү хокукына ия булачак.

Закон проектын тәкъдим итеп Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин закон проектын эшләү республика законнарын федераль кануннарга туры китерү белән бәйле, дип аңлатты.

Федераль закон белән җирле үзидарә органнарына участок полициясенә һәм аның гаиләсенә әлеге вазыйфада эшләү чорына торак урыны бирү хокукы бирелгән. Шуңа бәйле рәвештә җирле үзидарә турында республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертү каралган.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International