Мидхәт Шаһиәхмәтов: "Эшсезләрнең саны ел ахырында 46 меңгә калырга мөмкин"

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе, 17:21

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда эшсезлек кимиячәк һәм ел нәтиҗәләре буенча 46 меңгә якын эшсез кеше калачак дигән фараз ясады. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының уникенче утырышындагы чыгышында сөйләде.

«Мәшгульлекне саклап калуга юнәлтелгән ярдәмнең барлык чараларын гамәлгә ашыру эшсезлекнең кискен үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәләрдән чыгып карасак, һәр икенче кеше озак кына вакыт дәвамында эшләмәгән, яисә рәсми рәвештә теркәлмичә эшләгән. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, республикада 40 меңнән артык вакансия бар», — диде ул.

Министр сөйләвенчә, республика муниципаль берәмлекләрендә эшсезләрне шәхси эш урыннарына урнаштыру, аларны үз-үзләрен эш белән тәэмин итүгә җәлеп итү, инвестицион проектларга эшчеләрне сайлап алу буенча системалы эш алып барыла. «Бу чаралар хезмәт базарындагы хәлне тотрыкландырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International