Фәрит Мөхәммәтшин: «Президент программалары муниципаль районнарда яшәүчеләр тарафыннан хуплана һәм актив рәвештә гамәлгә ашырыла»

2020 елның 21 августы, җомга, 16:37

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Баулы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында булды. Баулыда ул укытучыларның район конференциясендә катнашты, ә Бөгелмәдә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасында катнашучыларны  сәламләде.

Республика парламенты җитәкчесенең көньяк-көнбатыш районнарга сәфәре Баулы районының Кырым-Сарай авылыннан башланды, анда ул урып-җыю эшләре барышы белән танышты һәм капиталь ремонттан соң ачылган Мәдәният йортын карады.

"Хаҗиев С.М." крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары һәм белгечләре белән аралашу кыр станында иртәнге аш вакытында узды. Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге һәм авыл һәм районның социаль тормышындагы үзгәрешләр белән кызыксынды. Хуҗалык җитәкчесе Сафуан Хаҗиев хәбәр иткәнчә, бу төбәкләр өчен моңарчы күрелмәгән уңыш көтелә: гектарыннан  28-33 центнер.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин сүзләренә караганда, районда 12 эре хуҗалык, 46 кече крестьян-фермер хуҗалыгы, 8757 шәхси ярдәмче хуҗалык эшли, 22 гаилә терлекчелек фермасы эшләп килә. 2020 елның 6 ае йомгаклары буенча 421 млн. сумлык продукция җитештерелгән, акчалата керем 316 млн. сум тәшкил иткән (үсеш 106%). Авыл хуҗалыгы оешмалары авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме программасы кысаларында 86 млн. сумнан артык акча алганнар.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда, Советлар Союзы Герое Михаил Панаринга һәйкәл янында республика парламенты башлыгы авыл халкы белән очрашты, социаль тормыштагы зур үзгәрешләр турында сөйләде.  Авыл халкы озак көтелгән объект - чистарту корылмалары барлыкка килгәне өчен, Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде, чөнки ул, республика бюджеты акчасына биологик чистарту корылмалары төзүнең президент программасы буенча төзелгән.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументына чәчәкләр куеп, Дәүләт Советы Рәисе Кырым-Сарай мәдәният йортына юнәлде. Биредә район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре парламент башлыгына "Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт" республика программасы буенча мәдәният учреждениеләрен ремонтлау эше турында сөйләделәр. Муниципаль район башлыгы Рамил Гәтиятуллин, Кырым-Сарай Мәдәният йортын капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 10 млн. сумнан артык акча бүленгән, дип билгеләп үтте.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе Баулы шәһәренең Пушкин урамындагы бер ишегалдында ТИҮ җитәкчеләре һәм яшәүчеләр белән очрашты. "Безнең ишегалды" президент программасы кысаларында биредә асфальт-бетон өслек алыштырылган, тротуарлар төзекләндерелгән, машина кую урыннарын киңәйтелгән, яктырткычлар, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган. Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуга чыккан халык республика җитәкчелегенә ишегалларын, тротуарларны, территорияләрне һәм паркларны төзекләндерү буенча конкрет эшләр өчен рәхмәт белдерде. Октябрь мәйданындагы 14 нче йорт һәм Салих Сәйдәшев урамындагы 5 нче йортлар да шундый ук үзгәрешләр кичерә. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында шәһәрдә барлыгы 40 ишегалды төзекләндереләчәк.

Баулы муниципаль районы укытучыларының традицион август конференциясе Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының педагогик бергәлеген республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, катлаулы эпидемиологик шартларда үзләренең һөнәри бурычларын үтәүләрен дәвам иткән укытучыларга хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерде. «Республика укытучылары конференциясендә республика җитәкчелеге мәктәпләрне уку елына әзерләүгә югары бәя бирде, - диде ул. - Җәмгыятьнең иң алдынгы өлешләреннән берсе буларак, укытучылар республиканың социаль-икътисадый үсешендә мөһим бурычларны үтәүдә актив катнаша. Мәктәп, педагоглар балаларны тормышка әзерләү базасы гына түгел, алга таба хәрәкәт итү нигезе дә булып тора».

Фәрит Мөхәммәтшин илле республика программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Баулы районының икътисадый һәм социаль үсешендә уңышларын аерым билгеләп үтте. «Президент программалары Баулыга яңа сулыш бирде. Халык район тормышында уңай үзгәрешләрне күрә», - диде республика парламенты җитәкчесе.

Быел беренче сыйныфка 390 бала барачак. Аларның кайберләрен парламент башлыгы "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында укучы портфельләре тапшырды, шул исәптән өч игезәк Шәфигуллиннарга да.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең  Бөгелмә районында эш сәфәре программасы А.Губин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда башланды, анда республика программасы кысаларында капиталь ремонт эшләре тәмамланып бара.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр иткәнчә, лагерь 2017 елдан бирле иске биналарның заманча нормаларга һәм таләпләргә туры килмәве сәбәпле эшләмәгән. Анда инфраструктура искергән, территория ташландык хәлдә булган һәм төзекләндерелмәгән. 2019 елда лагерьда капиталь ремонт башланган, биналар һәм түбәләр фасады, су белән тәэмин итү, канализация һәм җылылык системасы реконструкцияләнгән. Йокы корпуслары тулысынча үзгәртелгән – казарма тибындагы бүлмәләрдән заманча уңайлы кунакханә номерларына әверелдерелгән. Өч катлы корпусларның беренче катлары начар хәрәкәтләнә торган балаларга ел әйләнәсе ял итү өчен җайлаштырылган. Өстәмә рәвештә 100 урынга исәпләнгән клуб, медпункт һәм КПП төзелгән. Хәзерге вакытта яшьләр сәламәтләндерү үзәгенең гамәлдәге инфраструктурасы һәм территория төзекләндерелә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын тапшыру тантанасы шәһәрнең хәрби комиссариаты ишегалдында узды. Тантанада чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин яшь буында туган республикабыз, шәһәр һәм район өчен горурлык хисләре тәрбияләү өчен юбилей даталарының мөһимлеген билгеләп үтте.  "Үсеш юлындагы барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстан йөз ел эчендә Россия төбәкләре арасында ышанычлы лидерлар рәтенә басты, бөгелмәлеләрнең республика казанышларының уртак өлешенә керткән өлеше шактый зур, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бөгелмә данлыклы хезмәт, мәдәни һәм фәнни традицияләр шәһәре булды һәм булып кала бирә. Бөгелмәлеләрнең тормышның һәм икътисадның барлык өлкәләрендә яңа үсеш темплары алуына без бик шат. Барлык илле президент программасында катнашу нәтиҗәсендә район күз алдында яхшы якка үзгәрә».

Җирле военкоматның сугышчан дан музеенда Фәрит Мөхәммәтшин аның оештыручыларның һәм хезмәткәрләрнең игътибарын әлеге уникаль объектны илнең, республиканың һәм шәһәрнең героик тарихы өчен яшь буында горурлык хисе тәрбияләүдә файдалануның мөһимлегенә юнәлтте.

Флаг эстафетасы бу елның гыйнварында старт алды, һәм бу вакыт эчендә байрак Россиянең барлык сигез федераль округында булды, анда Россия субъектларының дәүләт символикасы төшерелгән нашивкалар белән тулыланды. 25 июньдә байрак Татарстанга кайтты һәм хәзер тантаналы рәвештә республика районнары буйлап уза, үз полотносында нашивкалар тулыландыра. Республика шәһәрләре һәм районнары буенча флаг эстафетасы 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International