Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне рәсемгә төшерә» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

2020 елның 22 августы, шимбә, 14:06

Бүген Казанда "Балалар илне рәсемгә төшерә" республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен атадылар. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 12 мәктәп укучысы җиңде. Аларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Бу бәйге 14 нче тапкыр уздырыла инде. Ул зур популярлык казанды һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу ел истәлекле — без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгелибез. Ә бүген илебез Россия Федерациясе флагы көнен бәйрәм итә», — диде җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында парламент башлыгы.

Бәйгедә катнашучылар үз эшләрендә республика тарихын, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының батырлыгын чагылдырган, дип белдерде ул.

«Әлеге иҗади бәйге аша без талантлы балаларны билгелибез. Һәм аларның әсәрләре аша бездә гаҗәеп балалар үсеп килүен аңлыйбыз. Җиңүчеләрне тәбриклим. Республикада барысы да иртәгәсе көнне кайгыртып, Татарстаныбызның уңышлары өчен эшләнә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International