Валентина Матвиенко татарстанлыларны Республика көне һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы белән котлый

2020 елның 25 августы, сишәмбе, 12:31

РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына татарстанлыларны якынлашып килүче Республика көне белән котлап телеграмма килде.

Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү аның данлы тарихын искә төшерү, билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү мөмкинлеге бирә.

«Узган вакыт эчендә республика илебез халыкларының какшамас бердәмлеген ныгытуга, гомуммилли бурычларны хәл итүгә саллы өлеш кертте һәм бүген дә Россиянең икътисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни, рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Республиканың зур уңышлары һәм казанышлары туган җиргә ихлас мәхәббәттән, хезмәт сөюдән һәм барлык халыкның иҗади куәтеннән башка мөмкин булмас иде”, - диелә телеграммада.

Федерация Советы Рәисе Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча ил субъектлары арасында алдынгы урында торуына басым ясаган.

«Эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәмнең нәтиҗәле чаралары, әһәмиятле ресурс базасы, заманча транспорт инфраструктурасы, халыкара һәм регионара ныклы элемтәләр республиканың югары инвестицион потенциалын тәэмин итә. Төрле планлы масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, җитештерү куәтләрен яңарту һәм сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында инновацияләр кертү буенча нәтиҗәле эш алып барыла, - дип билгеләгән Валентина Матвиенко. - Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, фән, мәгариф һәм спортны үстерүгә, уникаль мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирәләр».

Россия парламентының югары палатасы спикеры республиканың  алга таба да чәчәк атуы өчен татарстанлыларның мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә ышаныч белдерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International