КПРФ фракциясе депутатлары журналистлар белән очрашты

2020 елның 25 августы, сишәмбе, 13:13

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәм Дәүләт Советы депутаты Александр Комисаров катнашты.

Дәүләт Советының 20 августта булып узган утырышында каралган закон проектлары турында сөйләп, депутат фракциянең аларны әзерләдә катнашуын билгеләп үтте. Хафиз Миргалимов әйткәнчә, күп фатирлы йортларда урнашкан сәүдә оешмаларында аракы сату тәртибе турындагы закон проектын икенче укылышка әзерләү аеруча катлаулы булган. Нәтиҗәдә депутатлар барлык якларны да канәгатьләндергән компромисска ирешкән. Фракция шулай ук гражданнарның торак хокуклары, эшмәкәрлеккә ярдәм һәм башка законнарны тикшерүдә дә актив катнашкан.

КПРФ фракциясе җитәкчесе киләсе сайлаулар турында да сөйләп узды. "Без, коммунистлар, бу сайлауларның өч көнгә сузылуын хупламыйбыз, - диде ул. - Ел саен сайлаулар турындагы законнарны үзгәртеп тору дөрес түгел, дип саныйбыз. Ләкин шуңа да карамастан, җирле советларда коммунистлар санын арттыруны партиянең бурычы итеп саныйбыз. Сайлауга әзерлек барышында без 600 кешене әзерләдек, алардан 516 кеше кандидат танкылыгы алды инде".

Фракция җитәкчесе шулай ук ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы, дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Валентин Костринның вафат булуы сәбәпле, аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде. "Ул республикабызның патриоты, намуслы гражданин һәм принципиаль коммунист иде, һәрвакыт сайлаучыларның ышанычын аклый алды", - дип белдерде Хафиз Миргалимов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International