Елена Кузьмичева ТАССР Югары Советының иң өлкән яшьтәге депутатын туган көне белән котлады

2020 елның 28 августы, җомга, 14:12

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева бишенче һәм алтынчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Руза Галимова янында булды. Ветеранны 95 яшь тулган көне  белән котлап, ул аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән чәчәк букеты һәм истәлек бүләге тапшырды.

"Озак еллар намуслы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, - диде Елена Кузьмичева. - Сезнең тормышыгыз хәзерге яшьләр өчен үрнәк булып торырлык. Сау-сәламәт булыгыз, Сезгә иминлек һәм җан тынычлыгы телибез".

Руза Галимова үзенең хезмәт юлын 16 яшендә үк, 1941 елда Казан дары заводында башлаган, һәм шунда 1986 елга кадәр эшләгән.

Ике тапкыр ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган (1959-1963 еллардагы бишенче чакырылышта һәм 1963-1967 еллардагы алтынчы чакырылышта), Югары Совет Президиумы әгъзасы булган.

ТАССРның юбилее елында Дәүләт Советы депутатлары һәм җитәкчеләре парламент һәм дәүләт хезмәте ветераннары  белән очрашалар, дәүләт эшлеклеләре каберләрен төзекләндерүдә катнашалар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International