Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда эш сәфәрендә

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе, 16:15

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда булды, Белем көне уңаеннан кайбер мәктәпләрдә тантаналы линейкаларда катнашты, шулай ук «Татэнерго» АҖнең Чаллы ТЭЦында хезмәт коллективы белән очрашты.

Парламент башлыгының эш сәфәре Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе белән танышудан башланды. 1985 елда оештырылган мәктәп быел үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Чыгарылыш сыйныф укучылары - кадетлар илнең абруйлы хәрби вузлары курсантларына әйләнә. Биредә өстәмә белем бирү өч юнәлеш буенча алып барыла: коры җир (кадет), диңгез-елга һәм һава-десант гаскәрләре.

Фәрит Мөхәммәтшин укучыларны, аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады һәм республика җитәкчелегенең бөтен республика буенча яңа һәм ремонтланган мәгариф учреждениеләрен ачуда актив катнашуын билгеләп үтте. “Адымнар” республика программасы кысаларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы буенча һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән полилингваль мәктәпләргә аерым игътибар бирелә.

«Булган кыенлыкларга да карамастан, республика яңа уку елына яхшы әзерләнде дип горурланып әйтәбез. Бүген кешеләр өчен  күп эшләр эшләнә торган Чаллыда булу аеруча күңелле, - диде парламент җитәкчесе. - Бу мәктәп үзенчәлекле - биредә Россия Федерациясе кораллы көчләренең киләчәге "чүкелә", күп кенә чыгарылыш укучылары төрле профильле хәрби училищеларга укырга керә һәм Ватанга хезмәт итә».

Фәрит Мөхәммәтшин педагогик коллективларның “илебезнең якты киләчәгенә ышаныч булсын өчен, белем, яхшы тәрбия бирәчәкләренә” ышаныч белдерде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге ярдәме белән мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен 132 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

"1 сентябрь кадетлар мәктәбенә керүче 75 беренче сыйныф укучысы өчен генә түгел, бәлки Чаллының бүген беренче тапкыр парта артына утыручы 8650 баласы өчен дә үзенчәлекле көн дип уйлыйм. Беренче сыйныфларга уңышлар, тырышып укуларын телим. Сез яңа белемнәр алырсыз, дуслашырга, хөрмәт итәргә, бер-берегезне яратырга өйрәнерсез. 11 нче сыйныф укучылары өчен бу уку елы шулай ук үзенчәлекле, чөнки алар мәктәптә укуларын тәмамлыйлар һәм аларга булачак һөнәрләрен сайларга туры киләчәк. Узган ел гадәти булмады, мин барлык укытучыларга, педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт әйтәм. Дистанцион уку барышында балаларыбыз ныклы белем алсын өчен сез кулдан килгәннең барысын да эшләдегез”, - диде ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тантаналы чарага учреждениенең беренче директоры Любовь Крупинина да чакырылган иде, аның җитәкчелегендә кадет мәктәбе ышанычлы рәвештә үз эшчәнлеген башлаган. 

Тантаналы өлештән соң кунаклар капиталь ремонт үткәрелгән мәктәп бинасын карадылар, аерым алганда, биредә түбә, инженерлык системалары (электр белән тәэмин итү, суүткәргеч, канализация, җылылык, вентиляция) тәртипкә китерелгән, фасад җылытылган һәм буялган, тәрәзәләр һәм ишекләр  алыштырылган, пандуслар куелган, коймалар яңартылган.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә булды, анда да ремонт эшләре башкарылган. Моннан тыш, мәктәпне яңа корпуслы җиһазлар белән җиһазландырганнар, ашханә, уку сыйныфлары, спорт залы өчен яңа җиһазлар сатып алынган. Яңа уку елында гимназиядә 800 дән артык бала укыячак, беренче сыйныфка 92 малай һәм кыз керә.

Тантаналы линейкада чыгыш ясаганда, Фәрит Мөхәммәтшин һәр халыкның телен, гореф-гадәтләрен саклауның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Моннан тыш, парламент башлыгы РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә башлангыч сыйныфлар өчен кайнар ризык бушлай булачагын белдерде.

Парламент башлыгының эш сәфәре «Татэнерго» АҖнең Чаллы ТЭЦында дәвам итте, анда ул хезмәт коллективы белән очрашты. 1 меңгә якын кеше хезмәт куя торган әлеге предприятие Россиянең иң эре ун җылылык станциясе исемлегендә.

Дәүләт Советы Рәисе игътибарны энергетиканың продукция җитештерүдә мөһим звено булуга юнәлтте.

«Бүген сәнәгать ягыннан алга киткән Татарстан, бигрәк тә безнең предприятиеләребез сездән башка яши алмыйлар. Республикада автомобиль, авиация, суднолар йөреше юнәлешендәге күп кенә предприятиеләр тупланган. Безнең бик зур нефть химиясе кластерыбыз бар. Сез республиканың сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларында уңышлы эш алып барасыз», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе әлеге тармактагы кайбер проблемаларга тукталды, шулай ук предприятие җитәкчелеген профильле югары һәм махсус белем бирү йортлары студентлары арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтергә чакырды.

ТЭЦ җитәкчелеге, мөмкинлектән файдаланып, республика җитәкчелегеннән предприятие юбилеена җиһазларны модернизацияләүдә ярдәм итүне сорады, бу ТЭЦ куәтләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Яр Чаллы шәһәренең елдан-ел яхшы якка үзгәрүенә игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, болар барысы да ТР Президентының, Республика Парламентының, ТР Хөкүмәтенең һәм муниципаль хакимият органнарының бердәм эшләве нәтиҗәсе.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын, муниципаль депутатларны сайлаулар, шулай ук Дәүләт Советы һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар узачагын искә төшерде.

"Сезнең мәнфәгатьләрегезне кайгырта алсын өчен лаеклы кешеләрне сайлагыз. Ул вакытта шәһәр мэрына да, шәһәр советы рәисенә дә депутатлар корпусы белән килешеп эшләргә, Яр Чаллы кебек эре шәһәрнең үсеш юлларын эзләргә һәм табарга мөмкин булачак", - дип йомгаклады ул сүзен.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International