Дәүләт Советы депутатлары укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе, 19:59

1 сентябрьдә, Дәүләт Советы депутатлары, үзләренең сайлау округларындагы мәгариф оешмаларында булып, укучыларны һәм укытучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котладылар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадышта Камил Вәлиев исемендәге 2нче лицей кунагы булып, мәктәпнең тантаналы линейкасында катнашты һәм балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны Белем көне белән котлады. Шунда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул бүгенге укучыларның киләчәктә Мамадышны тагын да уңышлырак итәчәгенә ышаныч белдерде.

Яшел Үзәннең беренче лицеендагы бәйрәмдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укучыларга уңышлар теләде һәм укытучыларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Казанда яңа ачылган 165нче полилингваль мәктәпнең кунаклары арасында Дәләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бар иде. Әлеге бәйрәмдә Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, тантананы ачканда, республикада шундый алты мәктәп буласын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, мондый заманча мәктәпләр өчен республикада 400 укытучы әзерләнә.

Казанның 181нче мәктәбендә һәм 187нче лицеенда узган бәйрәмдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады һәм яңа төр вирус белән бәйле авырлыклар балаларга белем үзләштерүдә киртә була алмас дигән ышаныч белдерде.

Республиканың муниципаль берәмлекеләрендә яңа уку елы башлану уңаеннан оештырылган чараларда шулай ук башка депувтатлар да катнашты.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе  Альберт Хәбибуллин Актанышта технология техникумы студентларын һәм сәләтле балалар белән эшли торган гимназия-интернат укучыларын Белем көне белән котлады, Яңа Алим авылында яңа балалар бакчасын ачуда катнашты.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Буа районында булды. Биредә ул ветеринария техникумы һәм 6нчы мәктәп укучыларын сәламләде.

Бюджет комитеты җитәкчеләре Леонид Якунин һәм Камил Нугаев Белем көнен Баулыдагы 7нче мәктәбе һәм Балтач районының Карадуган авылы укучылары һәм укытучылары белән бергә бәйрәм иттеләр.

Минзәләнең 1нче һәм Азнакайның 1нче мәктәпләрендә бәйрәм линейкалары аграр комитет җитәкчеләре Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев катнашында узды.

Парламент комитетлары җитәкчеләре Лотфулла Шәфигуллин һәм Александр Тыгин Арчаның 7нче мәктәбендә һәм Чистайның 2нче мәктәбендә булдылар.

Норлат районына эшлекле сәфәре барышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комиеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова шәһәрдәге 3нче мәктәп һәм Төрнәс авылы мәктәбе линейкаларында катнашты.

Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең Казан бүлеге секретаре Ольга Воронова Идел буе районының 82нче мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын бәйрәм белән котлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International