Лениногорск һәрвакыт үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән аерылып тора, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе, 14:29

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районында булды. Парламент җитәкчесе капиталь ремонттан соң ачылган 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә булды, җирлек башлыклары белән очрашты, шулай ук нефть музеен карады.

Спорт мәктәбе бинасын капиталь төзекләндерүгә 43 миллион сум акча бүлеп бирелгән,  матди-техник базаны ныгытуга - тагын 1 миллион сум. Мәктәпкә 1966 елда нигез салынган, бу вакыт эчендә биредә 50 дән артык спорт мастеры, ике йөз илледән артык спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда 50 республика президент программасы гамәлгә ашырылуына игътибарны юнәлтте, аларның һәркайсы, беренче чиратта, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Аның сүзләренә караганда, 1нче балалар-спорт мәктәбен капиталь ремонтлау күптән кирәк булган, шуңа бәйле рәвештә республика җитәкчелеге акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән.

Шуңа да карамастан, парламент башлыгы матди-техник базаны яңарту буенча кайбер мәсьәләләргә игътибар итте, аерым алганда, җиңел атлетика манежын ахырга кадәр төзекләндереп бетерергә кирәк. Ул республиканың Спорт министрлыгы белгечләрен әлеге мәсьәләне хәл итүгә кушылырга чакырды.

 «Лениногорск һәрвакыт үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән аерылып тора, анда спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше актив үсеш алган. Бу спорт мәктәбенең яңартылган бинасы Лениногорск халкының әлеге традицияләрен дәвам итү булып тора. Монда иң яхшы спортчылар, белгечләр тәрбияләнүен телим. Яңа чемпионнар һәм яңа җиңүләр сезгә! "- диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аннары ул учреждение коллективының аеруча тырыш әгъзаларына, шулай ук район халкына ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе Шөгер авылында нефть музее территориясендә Лениногорск районы җирлекләре башлыклары белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади хәле турында сөйләде, экология, сәламәтлек саклау, территорияне төзекләндерү, тарихи хәтерне һәм мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре турында фикер алышты.

Ул Лениногорскиның республика үсешенә зур өлеш кертүче эре сәнәгать үзәге булуына игътибарны юнәлтте. Биредә нефть сәнәгате, авыл хуҗалыгы актив үсеш алган. "Лениногорлылар һәрвакыт авангардта булды", - дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин җирлек башлыкларына сайлау кампаниясен уңышлы үткәрүләрен теләде. Ул депутатлар корпусын яңартуның мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук район советы каршында яшьләр парламенты төзергә тәкъдим итте.

 Исегезгә төшерәбез, быел татарстанлыларга 11-13 сентябрь көннәрендә ТР Президентын һәм муниципаль депутатларны сайларга туры киләчәк. Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

 Сәфәр ахырында Дәүләт Советы Рәисе нефть музеенда булды, аның әйтүенә караганда, музей сизелерлек үзгәргән. Ул Татарстанның нефть тармагында беренче сәнәгать предприятиеләренең берсе булган Шөгер нефть-битум заводы урынында оештырылган. Музей нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгатенең үсешен чагылдыра торган ябык һәм ачык киңлектә экспозицияләр комплексы булып тора.

"Безнең әтиләр һәм бабаларыбыз зур эш башкаруын аңлаганнар, татар нефтенең чишмә башында торалар. Беренче, икенче, өченче миллиард тонна нефть бу җирләрдән, уникаль Ромашкино ятмасыннан чыгарылган. Бу дөньякүләм масштабтагы нефть могҗизасы. Дөрес итеп куллансак, ул безнең балаларга һәм оныкларга җитәчәк, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Нефть музее «Татнефть» компаниясенең иң эре сәнәгать музее буларак республика брендына әверелергә барлык нигезләре дә бар. Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты әлеге музейны ТР экскурсия маршрутларына кертү тәкъдиме белән чыкты.

Музей белән танышканнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Ул билгеләп үткәнчә, мультимедиа комплексы ярдәмендә бабаларыбыз башкарган эш атмосферасы һәм шартлары торгызылган. Бу тагын бер тапкыр нефть чыгару һәм аны эшкәртү техникасының алга баруы турында сөйли.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, музей коллективы зур мәгърифәтчелек эше алып бара, елына бирегә 3,5 меңләп кеше килә.

"Бу музейга экскурсиягә республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче балаларны гына түгел, бөтен Татарстаннан җәлеп итәргә кирәк. Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә музейны республиканың күпкырлы эшчәнлеге белән танышу маршрутына кертү вариантларын карарга кирәк. Биредә нефть чыгаруның башы һәм чыганаклары тәкъдим ителгән, ул Татарстанның алдынгы төбәкләрнең берсенә әверелүенә китерде», - дип йомгаклады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

 

                                                                  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International