Татарстанда архив эшенә җаваплы карыйлар, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:21

Бүген Казан ратушасында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашында “Архивларның цифрлы трансформациясе” федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча совет утырышы булды. Кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Андрей Артизов республика җитәкчелегенә архив эшен үстерүгә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Соңгы елларда без архивларның матди-техник базасын үстерүдә һәм мәгълүмат технологияләрен кертүдә катнашучы Татарстан архивчылары эшендә сизелерлек алга китеш күрәбез, - дип билгеләде ул. - Быел Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе буларак танылган республика үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Россия архивистлары исеменнән хөрмәт белән  Фәрит Хәйрулла улына, аның аша бөтен Татарстан халкына, Татарстанның күпгасырлык тарихына кагылышлы иң мөһим документларның күчермәләрен тапшырасы килә».

Мәгълүмати документлар арасында - ВЦИК ның Ленин, Калинин һәм Енукидзе имзалары куелган ТАССР төзү турындагы карары күчермәсе. Фәрит Мөхәммәтшин барлык бу тарихи документлар дәүләт архивына саклауга тапшырылачак, дип ышандырды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше советы утырышының Казанда республика һәм ил өчен шундый истәлекле елда узуы бик символик мәгънәгә ия. Быел Россия Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте, Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары уза, моннан тыш, Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары архив эшенә, моның уникаль тарихи байлык булуын аңлап, бик җаваплы карыйлар», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, республикада халыкара комитетлар һәм оешмалар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә тарихи документларны цифрлаштыру, шулай ук татар халкы үсеше тарихы белән бәйле булган ядкарьләрне һәм аларның күчермәләрен кире кайтару буенча актив эш алып барыла.

 «2016-2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы нигезендә 2 миллиард сумга якын финанслау күләме тармакны мәгълүматлаштыруда сизелерлек алга китеш булган. Инде 200 меңнән артык аеруча кыйммәтле һәм аеруча кирәкле архив документлары цифрлаштырылган, әлеге эшнең шактый күләме ЗАГС системасында башкарыла.

"Бу гражданнарга хезмәт күрсәтүне тагын да җиңеләйтәчәк, төрле мәгълүматлар базасын интеграцияләргә мөмкинлек бирәчәк, дәүләт һәм тарихны кешеләргә якынайтачак", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан архивка мәгълүматны вакытында тапшыруда предприятиеләрнең җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән закон проекты кабул ителде, дип искәртте.

Бүгенге көндә республикада Россия Архив фондының 4,5 миллионга якын эше һәм башка документларның 1,5 миллионнан артык эше, шулай ук 2 миллионга якын басма продукциянең мәҗбүри нөсхәсе саклана.

2005 елдан башлап республикада бердәм ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасы эшли, ул дәүләт хезмәткәрләренә үз вакытын һәм ресурсларын рациональ файдаланырга, шулай ук килештерү һәм карарлар кабул итү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә.

Парламент башлыгы игътибарны архивистларның төп бурычы милли һәм дөньякүләм мирасның аерылгысыз һәм мөһим өлеше булган архивларны саклау һәм аны өйрәнүчеләр өчен ачык итү икәнлегенә юнәлтте.

"Дәүләт һәм җәмгыятьнең бурычы - әлеге объектив мәгълүматларны тарихи хакыйкатьне саклау өчен куллану, моны без РФ яңартылган Конституциясендә дә яздык, шулай ук үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү", - дип йомгаклады ул сүзен.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International