Татарстан «Җиңү диктанты»нда катнашты

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе, 16:31

Бүген бөтен ил буенча "Бердәм Россия" партиясенең "Җиңү диктанты" патриотик акциясе узды, ул быел хәтер һәм дан елына багышланган төп акцияләр исемлегенә кертелде. Татарстанда 80нән артык мәйданчык билгеләнде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында узган акцияда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов һәм Россия тарих җәмгыяте Президиумы әгъзасы, РФ Президентының Мәгълүмати һәм документлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Серегин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин республика буенча акциядә катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләп, “Җиңү диктанты” 3 сентябрьдә – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне узуын искәртте. Әлеге чара елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә.

“Бердәм Россия” партиясенең Бөек Җиңүдә әтиләребез һәм бабаларыбыз хәтерен саклаудагы роле бәяләп бетергесез. Татарстанда, мөгаен, сугыш кагылмаган  бер генә гаилә дә юктыр. Бу иң авыр һәм каты сугыш булды, - диде парламент җитәкчесе. - Бүген без тагын бер кат Бөек Җиңүне, яу кырында һәлак булганнарны һәм исән калган ветераннарны хөрмәтләп искә алабыз. Безнең ил тарихында булган бу авыр елларның дөреслеген буыннан-буынга тапшыру - безнең изге бурычыбыз".

Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов тест сорауларына җавап биргәннән соң, "диктант бик лаеклы, ялгышмас өчен вакыйгалар хронологиясен тирән белергә кирәк", дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, илдә мондый акцияләрне даими үткәрергә кирәк.

Диктант язуда Россия буенча миллионга якын кеше катнашты. Быел бу акция  сугыш елларында продукция җитештергән һәм фронт өчен тыл базасы оештырган заводларда да уздырылды. Шулай ук "Җиңү диктантын" да беренче тапкыр республиканың көч структуралары вәкилләре катнашты. Проект хокук саклау органнары хезмәткәрләре, ветераннар һәм волонтерлар катнашындагы мәйданчыкларда гамәлгә ашырылды.

Акцияда 75 дәүләт катнашты. Анда онлайн да катнашырга мөмкин иде, шул исәптән смартфон кушымтасы аша да. Быел тестта 25 сорау тәкъдим ителде. Аларның бишесе территориаль үзенчәлекле – Россия федераль округы яки "Җиңү диктанты" уза торган ил буенча иде.

Мәгариф министрлыгы белән килешү буенча югары нәтиҗәләрне югары уку ййортларына кергәндә исәпкә алачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International