Мамадышлылар үз эшләре һәм уңышлары белән таң калдыра, диде Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 5 сентябре, шимбә, 16:07

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта булды, анда ипподром стадионын ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты.

Стадион-ипподромны ремонтлау «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенроссия конкурсының иң яхшы проектларының грант акчаларына башкарылды. Киң күләмле эшләр кысаларында стадион бинасы, ат абзарлары төзекләндерелде, күзәтү мәйданчыгы төзелде, асфальт юллар түшәлде, территория төзекләндерелде. Стадион-ипподром тирәсендә картинг-клуб, яктыртылган трасса белән модульле чаңгы базасы, ачык шугалак, чабыш мәйданы урнашкан.

Объектны ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына зур канәгатьлек белән баруын белдерде. Аның сүзләренә караганда, район үзенең инициативалы эше һәм барлык өлкәләрдәге зур уңышлары белән кабат-кабат таң калдыра. Район башлыгы җитәкчелегендә инициатив һәм креатив команда күп кенә федераль һәм республика программаларында, бәйгеләрдә катнаша, аларның нәтиҗәләре, беренче чиратта, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә.

"Бу чираттагы чара гына түгел, ә чын тарихи, әһәмиятле вакыйга, - дип басым ясады ул. - Бу көннәрдә республика җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, Татарстан Президенты инициативасы белән чыккан 50 республика программасы үтәлеше белән танышу өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында була. Мин Мамадышка килүемә бик шатмын. Күптән килгәнем юк иде. Тагын бераз килми торсам  бу урынны бөтенләй танымас идем. Мамадыш җирендә хезмәт сөючән төрле милләт кешеләре яши".

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, яңа объект ачылышы районда төрле спорт төрләрен бер тирәгә тупларга мөмкинлек бирәчәк.

Муниципаль берәмлек башлыгы Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, бүгенге вакыйга Мамадыш районында яшәүчеләр өчен бәйрәм. Биредә торак йортлар, социаль инфраструктура төзелеше актив алып барыла. Болар барысы да республика программалары ярдәмендә тормышка ашырыла.

Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, бөтенроссия конкурсында җиңеп 50 миллион сум грант оту нәтиҗәсендә район үзәгендә яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Моннан тыш, 350 метр озынлыктагы тарзанлы спорт объекты төзергә ниятләп торалар.

Чара ахырында  төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән мамадышлыларга дәүләт бүләкләре һәм «Татарстан АССР»ның 100 еллыгы» истәлек билгеләре тапшырылды.

Парламент җитәкчесе төрле мәйданчыкларда район активы белән очрашты, халык осталары күргәзмәсен карады.

Фәрит Мөхәммәтшин чаңгы базасында булды, анда җәйге биатлон буенча ярышларга старт бирде. База 2019 елның декабрендә ачылган. Республика программасы кысаларында төзелгән спорт корылмасының мәйданы 100 кв.м. тәшкил итә. Анда  кием алыштыру бүлмәләре, бәдрәф, душ, тренер зоналары, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү урыннары бар.

Парламент җитәкчесе ел саен биредә уза торган яшь парлар парадына фатиха бирде. Быел районда 105 никах теркәлгән. Гаилә корып яшәвенә 50 ел булган  Фәрит Мөхәммәтшиннан Мамадыш районының Яшь гаиләләр уставын раслауны сорадылар.

"Мамадыш яшьләре  уставы - бергә атлап киткән яшьләр өчен нигез булып тора. Бер-берегезне саклагыз, хөрмәт итегез, ярдәм итегез, һәм шул вакытта сезнең барысы да яхшы булыр. Бернинди кыенлыкларга карамастан сез тормыш юлыннан бәхетле пар булып атлаячаксыз. Сез Татарстанда, республика үсешенә зур өлеш кертә торган Мамадышта яшәвегез белән бәхетле», - диде ул.

Ипподром-стадион ачылу көнендә инвалидлар өчен  кече сабантуй үткәрелде, анда 50гә якын кеше катнашты. Ярышлар өстәл уеннары, аркан тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү һ.б. буенча узды.

Сәфәре ахырында Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларны Татарстан Президентын, муниципаль депутатларны сайлауларда актив һәм объектив булырга, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларда катнашырга чакырды.

 «Шәһәр, район һәм авыл советлары депутатларын сайлауга  җаваплы карарга кирәк, алар республиканың үсеш юлын дәвам итәргә тиеш. Сайлаулар гадел һәм ачык узарга тиеш. Татарстан Президенты итеп Татарстанның күпмилләтле халкының күпчелеге ышаныч белдергән кешене сайларга кирәк. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республикабыз нинди иҗади үсештә булуын күрәсез. Киләчәктә дә шулай булырга тиеш", - диде парламент башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International