Фәрит Мөхәммәтшин: "Халыкны проектлар үтәлешенә җәлеп итеп без югары нәтиҗәләргә ирешәбез"

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе, 16:36

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында булды, анда ул муниципалитетның социаль-икътисадый хәле белән танышты.

Парламент башлыгы Байлар Сабасында «Саба» индустриаль паркында булып, андагы резидентларның эшчәнлеге, шул исәптән төзелеп килүче катнаш азык заводында булды. Заводта сәгатенә 10 тоннага кадәр катнаш азык җитештерү, өстәвенә әле җирле үсемлекчелек продукциясен эшкәртү күздә тотыла. Проектның бәясе – 108 миллион сум.

 «Республикада технопарклар, индустриаль парклар булдыру юнәлеше елдан-ел үсә. Аларны без «үсеш нокталары» дип атыйбыз. Районнарның яртысында диярлек, шул исәптән авылларда да мондый сәнәгать мәйданчыклары бар инде. Аларга инвесторлар, эшлекле кешеләр килә. Район индустриаль парклар өчен коммуникацияләр әзерли, яңа производстволарны үстерүгә шартлар тудыра», – дип искәртте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Саба елгасы яр буен карады, районда эшләүчеләр белән очрашты.

Дәүләт Советы Рәисе яшьләр активы белән аралашу вакытында район советы каршында үсеп килүче буынның проблемаларын хәл кылуга күбрәк игътибар итү мөмкинлеге бирердәй яшьләр парламенты булдыруны тәкъдим итте.  «Яшьләрне гомуми идеяләргә җәлеп итү, үз хокукларын, мәнфәгатьләрен якларга өйрәтү мөһим. Алар теге яки бу проблемалар буенча Дәүләт Советына тәкъдимнәр кертергә мөмкин», – диде ул.

"Күп шәһәрләрдә һәм районнарда муниципаль советлар каршында яшьләр парламенты төзелә. Без районнар вәкилләрен яшьләр парламентына билгеләүдән киттек инде, ә тулы канлы сайлаулар уздырабыз, бу вакытта яшь кешеләр конкурентлы нигездә кадерле мандат алырга мөмкин, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Яшьләрне гомуми идеяләргә җәлеп итү, үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга өйрәтү, аларны иҗади юнәлешкә җибәрү мөһим. Алар тормышта булган проблемалар буенча Дәүләт Советына тәкъдимнәр кертергә мөмкин. Без ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты һәм ТР Яшьләр Хөкүмәте төзи алдык. Бу иҗтимагый институтлар шулай ук актуаль мәсьәләләрне хәл итүне эзләүче йөзләгән битараф булмаган яшь кешеләрне җәлеп итә ".

Дәүләт Советы Рәисе «Безнең ишегалды» республика программасы кысаcында З.Йосыпов урамындагы 13 нче йорт ишегалдын төзекләндерү белән танышты.  Саба районы идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Шәйхетдинов  сөйләп үткәнчә, биредә юл түшәмәсе, тротуарлар, балалар мәйданчыгы төзекләндерелгән, агачлар утыртылган. Быел районда, шул исәптән Шәмәрдән авылында 5 ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла.

Парламент башлыгы Олы Шынар авылында «ПМК» терлекчелек комплексы белән танышты. Биредә производство роботлаштырылган. Объектны төзү моннан ике ел элегрәк башланып киткән, узган елда беренче чираты файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта биредә 1200 баш сыер асрала, тәүлегенә чама белән 40 тонна сөт савып алына.

Фәрит Мөхәммәтшин, сәфәренә йомгак ясап, Саба районының күп кенә юнәлешләр буенча актив төстә үсүен сөйләп үтте. «Илкүләм проектлар һәм Татарстан Президенты тәкъдим иткән 50 республика программасы авыл һәм шәһәр халкының тормыш шартларын тигезләүгә юнәлдерелгән. Алга таба зур адым бу. Саба районында бик тырыш халык яши. Биредә Татарстанның бүгенге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган, бу исә район халкына зур җаваплылык йөкли, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Торак пунктлар күркәмләнә, кешеләр моны күреп-тоеп тора».

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International