"Восток" фәнни-техник үзәге "Ансат" вертолетын җылыту системасын эшләү белән шөгыльләнә

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе, 12:47

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чистайда булды, анда ул районның социаль-икътисадый хәле белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин “ДАР” социаль-тернәкләндерү үзәген ачу тантанасында катнашты, ул Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск, Аксубай һәм Спас районнары балаларын комплекслы социаль хезмәтләр белән тәэмин итәчәк. Монда, аерым алганда, социаль-медицина, социаль-педагогик һәм психологик хезмәтләр күрсәтеләчәк. Ел дәвамында 500 дән артык бала өчен 11 тернәкләндерү курсы үткәрү планлаштырыла. Учреждениедә 20 кеше эшли.

"Бу үзәк бик тә кирәк. Биредә балаларны дәваланачаклар, аякка бастырачаклар, аларга тулы канлы яшәүгә өмет бирәчәкләр. Бу бик зур һәм кирәкле бурыч», - дип басым ясады Татарстан парламенты башлыгы. 

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин "Восток" фәнни-техник үзәге эшчәнлеге белән танышты, ул төгәл механика, электротехника, радиоэлектроника эшләнмәләренең состав өлешләрен эшләү, җитештерү белән шөгыльләнә. Үткән ел нәтиҗәләре буенча сатылган продукция күләме 466 млн. сум тәшкил иткән, быелның 7 аенда - 137 млн. сум. Монда парламент җитәкчесе хезмәт коллективы белән очрашты.

Предприятиенең генераль директоры Андрей Доронин импортны алыштыру программасы кысаларында "Восток" фәнни-техник үзәге ел ярым дәвамында "Ансат" вертолетын җылыту системасын эшләү белән шөгыльләнә, дип сөйләде.

"Өстәмә җылыткычлар ясарга, энергияне сарыф итәргә кирәкми. Атмосферага китә торган кайнар һава кабиналарны җылыту өчен кулланылачак. Асылда, бу автомашинадагы климат-контроль белән тиңдәш автоматлаштырылган система ", - дип аңлатты ул һәм ике ел эчендә системаны сынау һәм гамәлгә кертү планлаштырыла, дип өстәде.

«Бөтен Советлар Союзына танылган Чистай сәгать заводы кече производстволарга таркалган 90 нчы елларның авыр вакытларын хәтерлибез. Без бүген шуны күрәбез, бу шартларда җитди тәҗрибә тупланган, ул зур булмаган производстволарга актив үсеш алырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - «Восток» - фәнни, технологик предприятие. Шунысы куанычлы, безнең Казан авиация институтында белем алучы кадрлар биредә бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итә».

Моннан тыш, Татарстан парламенты башлыгы православие гыйбадәтханәсе территориясендә урнашкан "Умиление" скверын карады. Төзекләндерү проекты кысаларында ротондлар монтажланган, утыргычлар, поребриклар, көч тренажерлары урнаштырылган, җәяүлеләр өчен юллар тәртипкә китерелгән, гранит ташы монтажланган, газон һәм чәчәкләр утыртылган.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика шәһәрләре һәм районнары елдан-ел үзгәрә, иҗтимагый киңлекләр, йорт яны территорияләре тәртипкә китерелә, иң мөһиме - кешеләр моны бәяли. Илкүләм проектлар һәм республика программалары да җитди ярдәм булып тора.

«Чистай халкы республика үсешенә зур өлеш кертә. Район күп күрсәткечләр буенча алдынгылардан санала, сәнәгать, авыл хуҗалыгы актив үсештә. Шәһәрдә яшьләр поселогы, стадион, спорт заллары барлыкка килде. Сез Россия өчен мөһим булган  тарихи шәһәрдә яшисез. Моның белән горурланыгыз һәм шәһәрне саклагыз", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, район урып-җыю кампаниясен яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президентын, муниципаль депутатларны сайлауларда, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде.

«Муниципаль советларга сайланачак кешеләр ярдәмендә шәһәрләрнең, районнарның, поселокларның һәм авылларның үсеш темпларын саклап калу мөһим. Бу планда безнең өчен төп юнәлеш булып 2030 елга кадәр республиканың үсеш стратегиясе тора, аның нигезендә һәр муниципалитет үз стратегиясен булдырды. Әлеге еракка карап планлаштыру ярдәмендә без авырлыкларны җиңәбез һәм үз икътисадыбызны үстерәбез ", - дип йомгаклады сүзен парламент башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International