Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районында эре тимер юл логистика үзәген булдыру идеясен хуплады

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:32

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетның социаль-икътисади хәле белән танышу өчен Әгерҗе районында булды.

Парламент башлыгы үз эшен локомотив депоны караудан башлады, анда локомотивларга сервис, эксплуатация һәм ремонт хезмәте күрсәтелә. Предприятиедә өч меңгә якын кеше эшли, бу шәһәрнең хезмәткә сәләтле халкының өчтән берен тәшкил итә. Предприятие яңа техниканы уңышлы үзләштерә. 

Депоны караганнан соң Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт коллективы белән очрашып сөйләште. Ул Удмуртия чигендә урнашкан Әгерҗе районының республиканың визит карточкасы,  капкасы булуын билгеләп үтте. Бу кешеләргә өстәмә җаваплылык йөкли, дип басым ясады парламент башлыгы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев Әгерҗе тимер юл станциясе аша көн саен 10 меңнән артык вагон узуын әйтте. Янәшәдә федераль трасса уза, аның буенча һәр сәгать саен 300дән артык йөк машинасы һәм автопоездлар үтә.

Азат Вәлиев сүзләренә караганда, шушы көннәрдә Әгерҗе районында Бөтенроссия тимер юл транспорты фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге булып киткән. Алар транспорт-логистика үзәге төзү проектын тәкъдир иттеләр, ул йөк ташуның сыйфатын арттырырга, шулай ук товарларны кулланучылар өчен арзанрак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Безнең район өчен бу гаять зур конкурентлы өстенлек булачак, бу безгә инвесторларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип басым ясады ул.

Дәүләт Советы Рәисе район территориясендә тимер юл логистика үзәген төзү идеясен хуплады.

"Локомотив депосы районның иң эре, бюджет барлыкка китерүче предприятиеләреннән берсе булуын исәпкә алып, район икътисадын алга таба ничек үстерергә кирәклеген уйларга кирәк. Йөк ташучы локомотивлар хәрәкәте юлында логистик үзәк булдыру, шәһәр җитәкчелеге эшләячәк өстенлекле юнәлеш, дип уйлыйм. Республикада инде күптәннән Социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территория, химградлар аша үсеш нокталарын эзли башладылар, анда резидентлар өчен кайбер салым ташламалары гамәлдә. Бу хакта да уйларга кирәк", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә булды, быел ул «Мәдәният» милли проекты кысаларында ремонтланган. Киң күләмле эшләр кысаларында фасад, түбә, инженерлык челтәрләре, эчке бизәү, электр монтажы эшләре башкарылган. Төрле юнәлешләр булдырылган мәктәптә 300 гә якын бала белем ала. Күп кенә укучылар республика, бөтенроссия конкурслары лауреатлары булып тора һәм илнең алдынгы иҗади уку йортларына керә.

"Мин әгерҗелеләр өчен бик шатландым, биредә иҗади кешеләр яши, педагогик коллектив иҗади потенциал ача, ул һәр кешегә тумыштан салынган. Бу учреждение иҗади сәләтле балалар өчен берләшү урынына әверелде. Миңа мәктәпне киңәйтү буенча планнар барлыгы хакында әйттеләр, - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Сәфәренә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе районының үз үсешендә яңа биеклекләргә ирешергә тиешлеген билгеләп үтте.

«Районның потенциалы зур, биредә климат шартлары да яхшы. Болар барысы да икътисадый базаны үстерергә, нәтиҗәдә  лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары булдырырга һәм социаль мәсьәләләрне активрак хәл итәргә мөмкинлек бирә", - дип басым ясады ул.

Эш сәфәре азагында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев белән очрашты.

Очрашуда сүз парламентара багланышларны ныгыту һәм төбәк законнарын үстерү турында барды. Владимир Невоструев очрашуга Удмуртия Республикасы Югары Советының беренче рәисе, Удмуртия Республикасының мактаулы гражданины Валентин Тубылов (1990-1995) белән бергә килде, ул 90 нчы елларның күп кенә мөһим сәяси процессларында катнашкан шәхес.

Кунаклар республика үсешен югары бәяләделәр, Татарстан регионнарның тотрыклы үсеш моделе, шулай ук республикада тотрыклы сәяси һәм этникара вәзгыять булып тора, дип билгеләп үттеләр. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан җитәкчелеге халыкның алга таба да нәтиҗәле эш алып бару өчен югары ышанычына ия, дип билгеләп үтте парламентарийлар.

Очрашуда шулай ук парламентның  профильле комитетлар рәисләре Айрат Зарипов, Светлана Захарова, Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International