Марат Әхмәтов якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:16

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов республиканың якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Лотфулла Шәфигуллин, Камил Нугаев, Алсу Нәбиева һәм Таһир Һадиев катнашты.

Үз чыгышында Марат Әхмәтов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның "Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч" мәкаләсенең татар халкын үстерүнең стратегик программасы булуын искәртте. "Бүген без алда торган проблемаларны ачык күрәбез, - диде республика парламенты җитәкчесе урынбасары. - Кызганычка каршы, дәүләт статусы да татар телен дәүләт дәрәҗәсендә тиешенчә үстерү һәм эшләүне тәэмин итә алмады. Соңгы ун елда милли мәгарифне, мәдәниятне үстерү, традицияләрне һәм туган телне саклау һәм пропагандалау мәсьәләләрендә югалтулар бик күп булды. Федераль законнарда һәм дәүләт белем бирү стандартларында үзгәрешләр, методикаларның һәм дәреслекләрнең камил булмавы, БДИ тапшыру теленә бердәм таләп булу татар телен үстерү мөмкинлекләрен шактый тарайтуга китерде.  Бу шул исәптән күпчелек кешеләрнең туган телгә карата битарафлыгы аркасында да булды. Шуңа күрә президент комиссиясе бурычын без татар телен саклау һәм үстерү буенча конкрет һәм эзлекле эш алып бару өчен җәмгыять һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының көчләрен берләштерүдә күрәбез".

Якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов, республикада 1 млн. кеше авыл җирлегендә, тагын шулкадәр үк - зур булмаган шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә яшәвен әйтеп үтте. "Сез үз районнарыгызның вәкилләре, - диде комиссия рәисе. - Үзегезнең якташларыгыз белән башкалада гына түгел, районнарда да тыгыз элемтәдә эшлисез, урыннардагы хәлне беләсез. Шуңа күрә бу юнәлештә эшчәнлекне җанландыру буенча районнарыгызга ярдәм күрсәтә аласыз. Безнең  киләчәккә стратегик бурычыбыз - телне, милли мәгарифне, мәдәниятне һәм традицияләрне саклау  гына түгел,  бәлки аларны үстерү мөмкинлеген тудыру".

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Дәүләт Советы депутатлары һәм кайбер якташлык җәмгыятьләре җитәкчеләре үз фикерләрен әйтте.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин кешеләрдә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәтне күренекле якташларыбыз мисалында тәрбияләргә тәкъдим итте.

Дәүләт Советы депутаты, Казанда Әлки якташлык җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәбиева Казан кооператив институтында татар телендә укыту һәм тәрбия эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Ренат Харисов милли педагогик кадрлар әзерләү системасы булмауга борчылуын белдерде һәм татар телендә вакытлы матбугат пропагандасы белән актив шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады.

 

 
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International