Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” Генераль Советы президиумы утырышында катнашты

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе, 09:50

16 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә булды. Ул “Бердәм Россия” Генераль Советы президиумы утырышында катнашты, анда 2020 елның  бердәм тавыш бирү көненә  йомгак ясалды. Ул  шулай ук партия Генераль советы Секретаре Андрей Турчак белән очрашты.

Быел сайлаулар Россиянең 83 төбәгендә узды. Барлыгы 78 меңнән артык мандат алыштырылды, "Бердәм Россия" үз кандидатлары белән аларның 97% ын япты.

"Бердәм Россия"нең  Генераль Советы Секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, бердәм тавыш бирү көнендә партия яңадан илнең әйдәп баручы сәяси көче икәнен  раслады.

Партия Дәүләт Думасында үз кандидатларын күрсәткән барлык округларда да өстәмә сайлауларда отты. Моннан тыш, партия хуплаган яки сайлауларга чыгарган губернаторлыкка кандидатлар җиңде. Андрей Турчак Татарстанда “Бердәм Россия”дән кандидатларның берсүзсез җиңүен билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда Андрей Турчак республикада узган сайлау кампаниясенең уңышын тәэмин иткән партия-сәяси эшнең системалылыгын билгеләп үтте.

Генсовет Секретаре "Бердәм Россия"нең көн тәртибе җәмгыять таләпләренә җавап бирә, дип басым ясады. Бу, аерым алганда, Дәүләт Думасына булачак сайлауларга да йогынты ясый.

«Җиңү - Президент курсын гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, илебезнең тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен бер чара гына. Шулай булгач, сайлауларда җиңгән коллегаларыбыз өчен бу әле эшнең башы гына. Кешеләрнең ышанычын яулаганбыз икән, аны  акларга да кирәк. Сез үз өстегезгә алган барлык йөкләмәләрне тормышка ашырырга тиешсез. Без мөһим җиңүгә ирештек, әмма алда бик күп эшләр тора. Безнең максат - конституцион күпчелекне, ягъни яңа парламент чакырылышында 300дән артык мандатны алу. Бурыч катлаулы, әмма узган сайлауларда бу юнәлештә мөһим адым ясалды ", - дип басым ясады партия Генераль советы Секретаре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International