КПРФ фракциясе матбугат конференциясе уздырды

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:18

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкиләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар белән очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин катнаштылар.

Хафиз Миргалимов үз чыгышында КПРФ вәкилләренең муниципаль берәмлекләр советларына депутатлар сайлауда катнашуына нәтиҗә ясады. Сайлаулар 11, 12 һәм 13 сентябрьдә булып узды. "Рескомның һәм җирле бүлекчәләрнең эзлекле эшләве нәтиҗәсендә, пандемия куркынычы белән бәйле авырлыкларга карамастан, безнең партия муниципаль дәрәҗәдә депутатлар санын арттыруга иреште, - диде фракция җитәкчесе. - Республика буйлап партиядән 540 кандидат теркәлгән иде, шулардан 322 кеше депутат мандатына ия булды. Казан, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабуга кебек зур шәһәрләрдә коммунист депутатлар саны артты".

"Тулаем алганда, без беничә көнгә сузылган сайлау системасына каршы чыгабыз, - дип билгеләп үтте Хафиз Миргалимов. - Чөнки мондый кампания бик күп сораулар тудыра".

Татарстан Президентын сайлауларда КПРФ кандидаты булмауны фракция җитәкчесе коммунистларның әлеге урынга республиканың хәзерге җитәкчесеннән дә лаеклырак кандидат юк дип санаулары белән аңлатты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International