Фәрит Мөхәммәтшин сайлаучыларның мөрәҗәгатьләренә аерым игътибар бирүне сорады

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе, 18:14

Бүген “Сәйдәш” мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге конференциясе узды. Җыелышта Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар. Анда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы – Казан шәһәр Думасы Рәисе вазыйфасына кандидатура сайлау мәсьәләсе каралды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин узган сайлау кампаниясенең «тавыш бирү гадел, чиста һәм уңышлы булсын өчен» партиялеләрнең зур тырышлыгын таләп итүен әйтте. «Татарстанның уңышы – республикадагы барылк дәрәҗәдәге хакимиятенең килешеп хезмәттәшлек итүендә, дип берничә тапкыр әйттек. Муниципаль хакимият бу сайлау кампаниясенә җитди карады. Мисаллар күп. Гомуми нәтиҗәләрне республика партия конференциясендә ясыйбыз, – диде ул. – Татарстан, аның башкаласы – Казан кебек үк, федераль дәрәҗәдә уңышлы үсеп килүче территория дип танылды. Без шәһәрнең ничек үзгәрүен, күпме объект төзелүен күрәбез. Казанлыларның зур хезмәте, актив кешеләрне туплау, ватанпәрвәрлек тәрбияләү. Бу безгә, бөтен республикага, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә алга барырга ярдәм итә».

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, Казан шәһәр Думасында фракция төзелгәннән соң депутатлар корпусына «Вируска каршы 2020-2025 стратегиясе» сайлау алды программасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга актив кушылырга кирәк. Аңа Казанда яшәүчеләр дә битараф булмады. Документ пандемиягә каршы көрәш кенә түгел, башкала мегаполисын алга таба үстерү буенча җитди, масштаблы бурычлар да куя, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Сайлау кампаниясе барышында сайлаучыларның меңнән артык наказы һәм мөрәҗәгатьләре җыелган иде, Дәүләт Советы Рәисе аларга аерым игътибар бирүне сорады.

Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында доклад белән «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге секретаре, Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. “Без башланган эшләрне төгәлләргә, барлык уйларны тормышка ашырырга һәм Казанның абруен тагын да көчәйтергә мөмкинлек алдык”, – диде ул.
Конференциядә катнашучылар Илсур Метшинны Казан башлыгы – дүртенче чакырылыш Казан шәһәре думасы рәисе вазыйфасына тәкъдим итте. Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр думасының беренче сессиясе 21 сентябрьдә булачак. Анда Татарстан башкаласы мэры сайланачак һәм сәяси партияләр фракцияләре оешачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International