Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды

2020 елның 18 сентябре, җомга, 14:08

 Бүген 14 сәгатьтә парламентның утырышлар залында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унөченче утырышы ачылды.

Көн тәртибенә ике сорау кертелгән:

1.  Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында.

2. Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарларын билгеләп кую турындагы тәкъдимнәрен килештерү турында.

Татарстан Конституциясенең 75 статьясы нигезендә Дәүләт Советы республика Президенты тәкъдим иткән Премьер-министр кандидатурасын раслый, аның урынбасарлары кандидатураларын, республика Президентының министрлыклар һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турындагы тәкъдимнәрен килештерә.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр вазифаларын башкаручы һәм Хөкүмәт әгъзалары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International