Комитетлар Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аның урынбасарлары вазыйфасына кандидатларны хуплады

2020 елның 18 сентябре, җомга, 14:28

Бүген Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы Премьер-министрын раслау һәм кандидатураларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары итеп билгеләп кую турындагы мәсьәләләрне карадылар. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов раслауга Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итә. "Без ышанабыз, зур идарә һәм оештыру тәҗрибәсе Алексей Валерьевичка республика Президенты куйган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.

Депутатлар Хафиз Миргалимов, Николай Рыбушкин, Илшат Әминов социаль торак төзелеше проблемаларын хәл итү, шәһәр бистәләрен үстерүне финанслауны муниципалитетлар бюджетларына кертү һәм хөкүмәт структурасында мөмкин булган үзгәрешләргә кагылышлы сораулар бирделәр.

Аннары комитетларның уртак утырышында Васил Шәйхразиев, Шамил Гафаров, Марат Җәббаров һәм Равил Әхмәтшин кандидатураларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары итеп билгеләп кую турындагы мәсьәләләрне каралды.

Парламентарийлар тәкъдим ителгән кандидатларны хуплады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International