Дәүләт Советының унбишенче утырышы 24 сентябрьдә була

2020 елның 18 сентябре, җомга, 17:19

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унбишенче утырышы 24 сентябрьдә көндезге 12 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Шулай итеп, бу көнне Дәүләт Советының ике утырышы узачак - 10.00 сәгатьтә ундүртенче утырыш кысаларында Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юлламаны игълан итәчәк (утырыш С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак), 12.00 сәгатьтә парламентның утырышлар залында унбишенче утырыш ачылачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, унбишенче утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика закон проекты беренче укылышта каралачак.    

"Аларның бер өлеше финанс блогына керә, - дип хәбәр итте  Лилия Маврина, - Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты. Әлеге закон проектларын, аларда язылган нигезләмәләр республиканың төп финанс законында исәпкә алынсын өчен, бюджет каралганчы кабул итәргә кирәк ".

Беренче укылышта карау өчен республика Җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Унбишенче утырыш кысаларында депутатлар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматын тыңлаячак.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International