«Төркиләр алтыны» форумы төрле милләт яшьләрен якынайта, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 19 сентябре, шимбә, 15:31

Казанда «Төркиләр алтыны» » V Бөтенроссия төрки яшьләр форумы уза, анда Россиянең 18 төбәгеннән 150 делегат катнаша. Бүген ТР Милли китапханәсенең яңа бинасында форумда катнашучылар ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов белән очрашты.

 “Тигезлектә диалог” дискуссия мәйданчыгы кысаларында узган  очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшьләр күп булуын, төгәлрәк, башкалада яшәүчеләрнең биштән бер өлеше 35 яшькә кадәрге кешеләр булуын әйтте.

Ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык эшчәнлегенә тукталды. "Бу яшьләр белән системалырак эш төзергә мөмкинлек бирде. Сүз яшьләр хәрәкәтенең үсешен законнар белән тәэмин итү, яшьләрне җәмәгать эшләренә кертү турында гына бармый, ә социаль, мәдәни бурычларны хәл итү турында да бара, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

«Республика җитәкчелеге яшьләрне үстерү өчен ярдәм итә һәм шартлар тудыра», — диде парламент җитәкчесе. Ул алгарышлы проектлар, Иннополис шәһәре, күптелле белем бирү комплекслары челтәре, Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты һәм Татарстан Яшьләр хөкүмәте турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның эшчәнлеге республика территориясендә яшәүче барлык 173 милләтне үстерү өчен тигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Вячеслав Никонов Казанга һәрвакыт бик теләп килүен әйтте. «Монда һәрвакыт яңа матурлыкны күрәсең. Янәшәдә Иннополис фән шәһәре урнашкан, анда иң акыллылар цифрлы технологияләр белән шөгыльләнә. Казан — тиз үсә торган шәһәр, әлбәттә, Кремль аның символы булып тора. Аның территориясендә Европада, бәлки дөньяда иң зур мәчетләрнең берсе, Кол Шәриф һәм йөз еллык православие соборы янәшә тора», — диде Дума комитеты рәисе.

Сорауларга җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин сайланган белгечлек буенча база белеме алырга кирәклеге турында әйтте. Шул ук вакытта даими рәвештә үз өстеңдә эшләү һәм белемне камилләштерү мөһим, диде Дәүләт Советы Рәисе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International