Татарстан Республикасы Конституция суды составы яртылаш яңартыла

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе, 11:48

Татарстан Конституция суды составы яртылаш яңартыла. Якын арада Дәүләт Советы, гамәлдәге судьяларның вәкаләтләре чоры тәмамлануга бәйле рәвештә, өч судья кандидатураларын караячак. Бүген парламентта узган Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар тәкъдим ителгән кандидатларны хуплады.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, республика Конституция суды Татарстан Президенты һәм парламент Рәисе тәкъдимнәре буенча Дәүләт Советы тарафыннан сайланучы алты судьядан тора (бертигез санда). Конституция суды турындагы республика законы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфасына ун елга сайлана. Икенче срокка сайлау рөхсәт ителми. Конституция судының өч судьясы  Раиса Сәхиева, Людмила Кузьмина һәм Артур Шакараевның вәкаләтләре чоры тәмамланган. Шуңа бәйле рәвештә аларның вәкаләтләре туктатылачак.

Конституция суды судьялары вазыйфасына сайлау өчен Гүзәл Удачина (Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил), Марат Хәйруллин (Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең отставкадагы урынбасары) һәм Фәнис Мусин (Казанның Вахитов район судының отставкадагы рәисе)  кандидатуралары тәкъдим ителде. Татарстан Конституция суды Рәисе урынбасары (хәзерге вакытта, вәкаләтләр туктатылганчы, әлеге вазыйфаны Раиса Сәхиева били) Дәүләт Советы утырышында билгеләнәчәк. Судьяларны сайлау буенча ахыргы карар шулай ук парламент утырышында кабул ителәчәк.

Бүген парламентарийлар комитеты утырышында «112» бердәм номеры буенча ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектын хупладылар. Закон проекты бердәм таләпләр куя, аларны гамәлгә ашыру хәзерге вакытта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Элемтә министрлыгы, РФ Хөкүмәте күрсәтмәләренә нигезләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International