СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
декабрь, 2025 ел
Бүген Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музеенда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы булды. Профильле комитет әгъзалары Татарстан Республикасында музейлар эшен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук комитетның 2025 елның икенче яртысындагы эшләренә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе 2026 елга эш планын расладылар. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
16
декабрь, 2025 ел
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законын мониторинглау нәтиҗәләре тәкъдим ителде, шулай ук җәмәгать судьясы итеп сайлау өчен кандидатуралар каралды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.
16
декабрь, 2025 ел
Бүген Казанның Совет районында, «Весна» торак комплексында 20 нче шәһәр поликлиникасының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты.
16
декабрь, 2025 ел
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә Союзлар Йортының Колонналар залында узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ