Тимур Нагуманов Әлмәт районы башлыгы итеп сайланды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе, 18:15

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Әлмәттә булды, анда район Советы утырышы эшендә катнашты, анда район башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды. ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук республиканың сәнәгать һәм нефть тармагы өчен кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән инженер лицее эшчәнлеге белән танышты.

Фәрит Мөхәммәтшин дүртенче чакырылыш район Советы депутатларының беренче оештыру сессиясе эшендә катнашты. Утырышны районның яше буенча иң өлкән депутаты Рәсим Исхаков ачты.

Депутатлар, сайлау нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңлап, Әлмәт муниципаль районы башлыгын сайлау буенча мәсьәләне карарга керештеләр. Тимур Нагуманов кандидатурасын депутатлар каравына ТР Президенты тарафыннан  тәкъдим ителгән иде. Фәрит Мөхәммәтшин, “Татнефть” ГАҖ җитәкчелеге, җирлек башлыклары тәкъдим ителгән кандидатураны хуплады.

"Бер ел элек районны җитәкли башлаган  кешегә ярдәм итәргә кирәк, ул инде районыбызның тормышына, проблемаларына һәм мөмкинлекләренә төшенергә өлгерде. Әлмәттә халыкның таләпчәнлеге югары, димәк, һәрьяклап әзер булырга, кешеләрне яратырга, алар белән эшләргә, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга кирәк. Сезнең алга таба да шундый югары темпка, үсеш дәрәҗәсенә ярдәм итү һәм бу бурычларны хәл итү өчен барысы да бар. Тавыш биргәндә Тимур Дмитриевич кандидатурасын хуплавыгызны сорыйм", - диде Фәрит Мөхәммәтшин, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Парламент җитәкчесе, узган сайлауларга йомгак ясап, район халкына сайлауларда актив катнашулары, югары сәяси активлыгы һәм Рөстәм Миңнехановны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы депутатлар корпусының яртылаш диярлек яңаруына игътибар итте.

"Яхшы эшләр эстафетасының дәвам итәчәгенә шигем юк. Әлмәтлеләр шәһәр, район үсеше векторын саклауга юнәлтелгән күркәм традицияләрен ихтирам итәләр. Моңа «Татнефть» компаниясе ярдәме дә нигез булып тора, ул шәһәр инициативаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Кешеләр бу җирдә ниләр эшләнгәнне күрәләр һәм яхшы бәялиләр. Минемчә, Әлмәтнең республикада барлык икътисадый һәм социаль мәсьәләләр буенча алдынгы урыннарны саклап калу өчен барлык шартлар да бар», - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә район башлыгы итеп Тимур Нагуманов сайланды. Район Уставына кулын куеп, ант бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгын һәм депутатлар корпусын сайлау кампаниясе барышында зур күләмдә кергән наказлар һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга игътибар итәргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, теге яки бу мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен, превентив чаралар күрергә кирәк.

Утырышта шулай ук район башлыгының урынбасары сайланды һәм Советның даими комиссияләре оештырылды.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттә зур уңышларга ирешкән әлмәтлеләргә дәүләт бүләкләре һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Парламент башлыгы үз сәфәре барышында "Татнефть" акчасына төзелгән һәм бу уку елында ачылган инженер лицеенда булды. Биредә укыту программасын төзегәндә алдынгы  Россия һәм чит ил мәктәпләре тәҗрибәсе файдаланылган. Инженер мәктәбендә техник, инженерлык, химик-технологик юнәлештәге фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә басым ясыйлар, югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары укытучыларын җәлеп итәләр.

Лицейга 30 сыйныф (16 сыйныф - башлангыч мәктәп, 14 сыйныф - урта мәктәп), хореография залы, робототехника лабораториясе, 3D-спорт залы, IT-полигон, сугышчан дан музее, спорт залы, телестудия, тавыш яздыру студиясе һ.б. керә.

Мәгариф учреждениесендә тикшеренү, бизнес-проектлар булдырырга мөмкинлек бирә торган профессиональ остаханәләр һәм лабораторияләр инфраструктурасы булдырылган. Биредә шулай ук эшкуарлык эшчәнлеге нигезләрен өйрәтәләр. Чит тел дәресләрендә, инглиз теленнән тыш, балалар немец, кытай, француз һәм испан телләрен үзләштерә.

Фәрит Мөхәммәтшин лицейның теләкләр китабында беренчеләрдә булып үз фикерләрен язып калдырды.  Ул укытучыларга һәм укучыларга зур уңышлар теләде.

"Сезгә нефтьчеләр шәһәре Әлмәттәге генә түгел, бөтен республикада алдынгы булырга язсын!" - диелә парламент башлыгы фатихасында.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International