Белем һәм тәрбия алуга бирелә торган финанс нормативлары турындагы закон проектлары каралды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе, 10:31

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышанда депутатлар мәктәпкәчә, гомуми урта һәм өстәмә белем алуга 2021 елда биреләчәк финанс нормативларын раслау турында закон проектын карадылар.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Дәүләт Советына закон проектлары республика Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән һәм алар, гадәттәгечә, киләсе финанс елына Татарстан бюджетын формалаштыру чорында карала, дип билгеләде.

Комитет утырышында доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, «2021 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» закон проекты белән 2021 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында гомуми белем бирүнең дәүләт стандартын һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары раслана.

Илсур Һадиуллин шулай ук «2021 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» закон проектын тәкъдим итте.

2021 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү уку-укыту программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2020 ел дәрәҗәсендә сакланган.

Профильле комитет тәкъдим ителгән закон проектларын хуплады һәм аларны тулаем кабул итүгә тәкъдим итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International