Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе, 14:22

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда республиканың кайбер закон проектлары каралды. Утырыш видеоконференция режимында узды.

Утырышта каралган ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында республика закон проекты федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Җир кодексына кулланыла торган төшенчәләрне, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны һәм аларны саклауны җайга сала торган нигезләмәләрне үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

Комитет әгъзалары закон проектын хуплады.

Парламентарийлар шулай ук республика закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалткан дип тану турында Татарстан Республикасы законы проектын карады. Монда сүз төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасы объектлары исемлеген үзгәртү турында бара. Документ магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү максатларында шәһәр төзелешен, җир һәм башка мөнәсәбәтләрне җайга салу үзенчәлекләрен билгели торган федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт экология экспертизасы объектлары исемлегеннән региональ дәрәҗәдәге объектларның проект документациясен төшереп калдырырга тәкъдим ителә, аларны реконструкцияләүне региональ һәм җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләрендә гамәлгә ашыру күздә тотыла.

Депутатлар әлеге закон проектын хуплады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International