Дәүләт Советының унбишенче утырышы ачылды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:12

Бүген  сәгать уникедә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы үз эшен башлады.

Президиум унбишенче утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика закон проекты беренче укылышта каралачак.    

Аларның бер өлеше финанс блогына керә. Болар – бюджет кодексына үзгәрешләр кертү, 2021 елга хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү, 2021 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен республикада пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектлары, киләсе елга мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты. Әлеге закон проектларын, аларда язылган нигезләмәләр республиканың төп финанс законында исәпкә алынсын өчен, бюджет каралганчы кабул ителергә тиеш.

Беренче укылышта карау өчен республика Җир кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

Көн тәртибенә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил билгеләү, Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату һәм аларны сайлау турындагы мәсьәләләр кертелгән.

Унбишенче утырыш кысаларында депутатлар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматын тыңлаячак.

Парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин һәм Леонид Якунин көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы   унбишенче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә  расланды:

1. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына билгеләп кую турында.

2. Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларының вәкаләтләрен туктату турында.

3. Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын сайлау турында.

4. «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 112-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 113-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

6. «2021 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары  үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында» 115-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты  хакында   (I укылыш).

7. «Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы  күләмен билгеләү турында» 114-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасарын билгеләп кую турында. Рә

9. «2021 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»    116-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «2021 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 117-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»    110-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы Җир кодексының 9 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 109-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 111-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең имин тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе мәгълүматы.

15. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәреш турында.

16. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешендәге        284 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Хакасия  Республикасы Югары Советының закон чыгару инициативасы хакында.

17. «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә физик затларның салым чорында 5 миллион сумнан артып киткән керемнәренә салым салу өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 1022669-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

18. «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә Россия Федерациясенең бюджет, салым һәм таможня-тариф сәясәте төп юнәлешләренең аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 1022670-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

19. «112» бердәм номеры буенча экстрен оператив хезмәтләр чакыруны тәэмин итү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 1010252-7 номерлы федераль закон проекты турында.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм хөкүмәт әгъзалары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International