Татарстан Конституция суды составы яртылаш яңартылды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:32

Татарстан Конституция суды составы яртылаш яңартылды. Бүген Дәүләт Советы утырышында Конституция суды судьялары итеп Гүзәл Удачина (2010 елдан 2020 елга кадәр - Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил), Марат Хәйруллин (Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең отставкадагы урынбасары) һәм Фәнис Мусин (Казанның Вахитов район судының отставкадагы рәисе) сайланды.

Сайлаулар Рәисә Сәхиева, Людмила Кузьмина һәм Артур Шакараевның вәкаләтләре чоры тәмамлануга бәйле рәвештә узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аларга  күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, республика Конституция суды составында - Татарстан Президенты һәм парламент рәисе тәкъдимнәре буенча Дәүләт Советы тарафыннан сайланучы алты судья (бертигез санда). Конституция суды турындагы республика законы нигезендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфасына ун елга сайлана. Икенче срокка сайлау рөхсәт ителми.

Марат Хәйруллин кандидатурасын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, республика Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. «26 елдан артык ул суд органнарында эшләде, профессиональ бергәлектә танылган кеше», - дип билгеләп үтте Әсгать Сәфәров.

Фәнис Мусин һәм Гүзәл Удачина кандидатураларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсына да характеристика бирде, ике кандидатның да республикада хөрмәтле шәхесләр булуын ассызыклады.  Фәнис Мусин - суд системасында зур эш тәҗрибәсе булган югары тәҗрибәле профессиональ юрист. Гүзәл Удачина - республиканың беренче балалар омбудсмены, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын формалаштыру башында тора.

Бүген Конституция судының яңа сайланган судьялары ант иттеләр. Ант тексты республиканың ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә яңгырады. «Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вазыйфаларын гадел һәм намус белән үтәргә, бу чакта, Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә буйсынып, Татарстан Республикасының конституциячел корылышын якларга тантаналы рәвештә ант итәм», - диелә антта.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International