Парламентның 100 еллыгы уңаеннан махсус күргәзмә

2020 елның 25 сентябре, җомга, 14:14

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Республикасы парламентының 100 еллыгы уңаеннан Татар үзәк башкарма комитетының (ТатЦИК) тарихи документлары күргәзмәсе оештырылды.

Дәүләт Советының мәгълүмати-методик бүлеге мөдире Мария Краснова ТатЦИК ТАССР барлыкка килү чорында хакимиятнең югары органы булган, дип сөйләде.

"26-27 сентябрьдә 100 ел элек советларның оештыру съезды җыелган. Утырышта Татар үзәк башкарма комитеты да, республика Халык комиссарлары советы (Совнарком) да сайланган», - диде Мария Краснова.

Күргәзмәдә барлык төп документлар, ТатЦИК турында нигезләмә, отчетлар, утырышлар стенограммалары, ТатЦИК әгъзаларының фотосурәтләре, таныклыклары һәм значоклары, 1937 елгы ТАССР Конституциясе тәкъдим ителде.

"Бу вакыт эчендә Советларның 11 съезды узды, ТатЦИК җитәкче функцияләрен башкарган. Төрле елларда аның белән төрле кешеләр җитәкчелек иткән. Заманнар катлаулы булган, шуңа күрә алар еш үзгәргән. Җиде җитәкченең бишесе репрессияләнгән. Без берничә каберне эзләп таптык, биографиянең бер өлешен торгыздык. Күп кенә материаллар беренче тапкыр күрсәтелә ", - дип аңлатты Мария Краснова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International